15 май 2020 яңалыклары
-
Миңнеханов: Коронавируслы пациентлар белән эшләүчеләргә акча вакытында бүленергә тиеш
Россия Президенты Владимир Путин элегрәк искәрткәнчә, Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар дәвалана торган клиникаларда табибларга өстәмә акча түләү өчен РФ төбәкләренә 10 миллиард сум бүленәчәк.
-
Татарстанда экологик икеайлык 1 июньгә кадәр дәвам итәчәк
Быел барлык эшләр юл һәм торак-коммуналь хезмәтләр җилкәсенә төште.
-
Миңнеханов өч күп балалы ананы медальләр белән бүләкләү турындагы Указны имзалады
Һәр бүләкләнәчәк әни кешенең дә бишәр баласы бар.
-
Акцияләргә кушылыгыз һәм бүләк отыгыз!
2020 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылу дәвам итә. Шул уңайдан, язылу кампаниясе ахырына кадәр, редакциянең үзенә килеп язылучылар арасында бүләкләр уйнату оештырыла. Алар ике төрле форматта узачак.
-
Пандемия чорында госпитальдә эшләүче медицина хезмәткәрләре, үзләрен аямыйча, коронавирус белән авыручыларны дәвалыйлар
Алар гаиләләре, дуслары белән күрешмичә, 12шәр сәгать эшләп, вакытлыча «Юность» лагеренда яшиләр.
-
Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры каршындагы брусчатка юкка чыккан
Түбәнкамалылар бу хакта НТР телерадиокомпаниясенә шалтыратып, хәбәр иткәннәр. «Юл сыйфатлы һәм нык иде. Аны ни өчен каерырга кирәк икән?» дигән сорау биргәннәр.
-
Түбән Кама юллары яңартыла, кайберләренә ямау гына салына
Эшләрне «Татавтодор»ның җирле филиалы башкара.
-
Түбән Камада теләгән һәркем COVID-19 га анализ тапшыра ала
Кайбер шәһәрдәшләр коронавирус авыруына тест бирү мөмкинлеге белән кызыксына.
-
Җылылык челтәрләрендә төзекләндерү эшләре бару сәбәпле кайнар су булмаячак
18 майдан 8 июньгә кадәр шәһәребезнең кайбер урамнарында кайнар су булмаячак.
-
Кирәкле булган өчен үз иттем
12 майда Халыкара шәфкать туташы көне билгеләп үтелде.
-
70 нче балалар бакчасы сабыйлары «#ЭКОЯЗ2020» бәйгесендә катнашалар
Яз җитү белән санитар-экологик икеайлык кысаларында «#ЭКОЯЗ2020» бәйгесе башланып китте.
-
Бүген Түбән Камада коронавирус инфекциясенең 4 яңа очрагы теркәлде
Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус йоктыруның 84 очрагы расланган.
-
Балалар сәнгать мәктәбенең структур бүлегендә татар мохите булыдыру, укучыларны милли рухта укыту-тәрбияләүгә аеруча зур игътибар бирелә
Шәһәребезнең Муса Җәлил исемендәге татар гимназиясендә урнашкан әлеге уку йортында һәрьяктан үсеш алырга омтылучы укучыларның ана телендә сөйләшүләре, татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә көч куюлары да милләтебезнең өметле киләчәгенә зур этәргеч булып тора.
-
Сәламәтлекне хәзердән үк кайгыртыгыз
Түбән Каманың баш кардиологы Йөзем Хәмидуллина (фотода) йөрәк-кан тамырлары авырулары булганнарны гына түгел, ә аларга китерүче кешеләрне үзләрен кайгырту мөһимлеген искәртә. Сүз гипертония турында барыр.
-
Онлайн хатын
Тә-ә-әк, Фәризүнчик, ишетәсеңме, җавап бир, кая хәтле җиттең әле?