«Җәй ае», «чәчәкле ай» дип атаганнар
Сагынып көтеп алган ямьле җәй җитте. Элек июньне җирле
календарьда «җәй ае», «чәчәкле ай» дип атаганнар. Астрономик
җәй исә 22 июньнән башлана. Бу вакытта иң озын көннәр була, ә төн «бер саплам» кадәр кала.
Көн озынлыгы 17 сәгатькә җитә торган көндә яңгыр яуса, димәк
уңар, дип фаразлаган халык.