13 апрель 2020 яңалыклары
-
Татарстанда изоляцияләнү чорында 24 мең машинаны үткәргеч постлардан кире борганнар
Республикада 700 меңнән артык кешене үткәрү постларында тикшергәннәр.
-
Түбән Камада гомуми изоляция вакытында бер атна эчендә 54 бала туган
Гомуми изоляция режимы вакытында Түбән Кама перинаталь үзәге штат режимында эшләвен дәвам итә.
-
Бер-беребезгә игътибарлы булыйк!
Җир шарына чир таралды дип кенә, тормыш тукталмый. Кемдер үлә, икенчесе туа – исем кушарга кирәк, никах сәгате суга икән, мулла чакырабыз... Болар барысы да дини йолалар белән бәйле гамәлләр. Тик бүген хәл бөтенләй башка. Шуңа да күпләр аптырап кала: нишләргә? Бик вакытлы сораулар. Аларны без Түбән Кама муниципаль районының имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка бирдек.
-
Түбән Камада 2 атна эчендә мәшгульлек үзәгенә исәпкә 53 кеше баскан
11 нче апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Түбән Кама районында теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,83% тәшкил итә.
-
Файдалы итеп уздырыйк
Әллә каян гына килеп чыккан бер яман вирус күбебезне өйләребезгә куып кертте. Бакча сезоны әле башланмады, ял итү туйдырды. Әйдәгез, әниләр заманын искә алып, кул эше тотыйк.
-
Түбән Кама районында коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләмәгәннәргә штраф салынмаячак
6 апрельдән 1 гыйнварга кадәр коммуналь хезмәтләр, каты коммуналь калдыклар белән эш итүчеләр, күпфатирлы йорт белән идарә итүчеләр неустойка таләп итә алмый.
-
Бердәм кайнар элемтә эшсезлек буенча пособие алуга бәйле шалтыратулар кабул итәчәк
Колл-үзәккә «Россиядә эш» федераль порталында теркәлү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
-
Татарстанда коронавирусның 11 яңа очрагы ачыкланган
13 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда коронавирус йогышы авыруының 11 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә.
-
Түбән Камада өлкән яшьтәге кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырачаклар
Бушлай азык-төлек җыелмаларын өлкән түбәнкамалылар һәм күп балалы гаиләләр алачак. Бу хакта "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин хәбәр итте.
-
Александр Карпов Төп законга төзәтмәләр турында: Хезмәт кешесе – икътисадның тоткасы
Илнең Төп законында гражданнарның хезмәтенә карата хөрмәтнең гарантияләнүен һәм хезмәт ияләренең хокуклары яклануын беркетергә тәкъдим ителә.
-
Түбән Кама Мэриясендә зиратка ни өчен йөрмәскә кирәклеген аңлаттылар
11 апрельдән Татарстанда зиратлар ябылды. Бу коронавирус йогышын профилактикалау максатларында эшләнде.
-
Бер сарык, ике сарык...
Ашарга утырган Гомәр, кулындагы тавык ботына тешләрен батыруга, яңагы авыртудан сискәнеп китте. Ныклабырак карасалар, өске казналыкның бер теше сынган, икенчесе кителгән булып чыкты. Чәй шупырып утыручы уллары үзенә җәйге спорт велосипеды тәтемәячәген шундук аңлап алды. Әтиләре белән ни булганын сизеп өлгергән кызларына да яңа смартфон алу хыялы белән хушлашырга туры килде. Гомәрнең берничә ел элек теш дәвалап йөргәндә күпме акча тотканын балалары әле бик яхшы хәтерли иде. Ул чакта теш табибына ничә баш мал киткәнен хәләл җефете Филүсә дә бик озак оныта алмый йөрде.