13 март 2020 яңалыклары
-
Күпкырлы шәхес
Шәһәребезнең танылган керәшен шәхесләренең берсе – фотограф, тарихчы, Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Клементий Степанович Кузьмин.
-
Интернет аша сатсалар да...
Соңгы елларда интернет аша әйбер сатып алу очраклары артты. Уңайлы да, җайлы да – компьютерны кабызып, әйберне сайлыйсың, акчасын түләп куясың да, берничә көннән сатучысыннан яки почтадан барып аласың. Эштән соң арыган килеш кибеттән кибеткә йөгерү дә кирәкми, сату белән шөгыльләнүче сайтлар тәүлек буе эшли. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, анда да алдыйлар.
-
Күңелле яз
Менә ямьле, күңелле, кояшлы яз җитте. Түбәләрдән тамчылар тама, юлларда гөрләвекләр ага башлады. Кошлар җылы яклардан очып кайталар. Без аларга оялар ясап куйдык инде.
-
Дуслыкны ныгыталар
35 нче лицейда тугызынчы тапкыр Халыклар дуслыгы фестивале узды.
-
Мин – замана баласы
Без – зур үзгәрешләр заманы балалары. Телисеңме-юкмы, син замана агымына иярергә мәҗбүрсең. Без, бүгенге көн балалары, олылар «болгаткан» дөньяда югалып калдык. Кая барырга? Кем булырга? Нинди булырга? Бу сорауларга җавап табу да авыр.
-
Безнекеләр сынатмады
Шәһәребездә «Йолдызлык» ХХ республикакүләм фестивалендә үзебезнең төбәк җиңүчеләре билгеле булды
-
Шигъри тәлгәшләр
Уйлар буталса
-
Россия беренчелегенә барачак
«Шинник» спорт комплексында тренерлары Илнар Гәрәев җитәкчелегендә татарча көрәш белән шөгыльләнүче яшьләр Татарстан күләмендә уздырылган ике зур ярышка барып, призлы урыннар яулап кайттылар.
-
Футболчылар сезон ача
«Нефтехимик» хоккей командасы 2019-20 елгы сезонны плей-офф сериясендә дүрт уен белән тәмамлады.
-
Онытылган бүләк
Һәр елны хатын-кызлар бәйрәме җиткәндә сөйгәнемә бүләк таба алмыйча ут йота башлыйм. Инде алмаган әйберем дә калмады кебек, әмма һәр бәйрәмдә аны моңарчы күрмәгән хушыңны югалтырлык, искитмәле әйбер белән шаккатырасы килә. Быел шулай сайланып йөри торгач, март азагы җиткәнне сизми дә калганмын. Тә-ә-әк, сигезенче март диген, ярар, аны алырга кайчан да соң түгел, ни әйтсәң дә март бит әле! Инде нишләргә, кайсысын сайларга?