12 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Депутат билгеле
10 сентябрьдә шәһәребезнең 13нче бермандатлы көнбатыш сайлау округында өченче чакырылыш Түбән Кама шәһәр Советына депутат сайлау буенча өстәмә сайлау узды. Анда сайлану өчен 4 кандидат - Рөстәм Альберт улы Абдуллин, Елена Александровна Гатина, Андрей Васильевич Колосов һәм Дмитрий Валерьевич Чирков ярышкан иде. Сайлау участогына килеп, тавыш биргәннәрнең 42,99 проценты Р....
-
Үз көчләре белән
Түбән Каманың чик буе гаскәрләре ветераннары Прости авылындагы мемориаль комплексны төзекләндерә башлаганнар. Алар Никита Кайманов монументы урнашкан мемориаль мәйданны тәртипкә салды. Әлеге шәхес бюсты хәзерге вакытта реставрациягә җибәрелгән. Монументны ел саен яңартырга туры килә, ул чик сакчылары акчасына башкарыла. Эш 24 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу көнне Никита Каймановның 110...
-
Зур җиңү яулаган
Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ «Иң яхшы экспонат, иң яхшы проект яки иң яхшы техник чишелеш» конкурсы нәтиҗәләре буенча Гран-прига ия булган. plastinfo.ru сайты хәбәр иткәнчә, бәйге Татарстан нефть-газ-химия форумы кысаларында узган. Җиңүгә лаек булган БК-1675П бутилкаучугы сагыз һәм авыз куышлыгын сәламәт тоту өчен әйберләр җитештерүдә кулланыла.
-
Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 14 сентябрьдә 10.00-12.00 сәг. - юрист, 15.00-17.00 сәг. - Росреестр идарәсенең Түбән Кама бүлеге вәкилләре, 15.00-17.00 сәг. Түбән Кама гигиена һәм эпидемиология үзәге баш табибы Эльза Гыйльметдинова кабул итә. Адрес: Актүбә ур., 6нчы йорт,...
-
Файдалы бүләк
ЮХИДИ һәм профилактика бүлеге хезмәткәрләре «Балаларга китап бүләк ит» акциясе уздырды. Дәүләт автоинспекторлары «Апуш» балалар китапханәсенә юл йөрү кагыйдәләре турында дистәләрчә китап һәм методик әдәбият бүләк итте. Әйдәп баручы катапханәче Елена Токачева әйтүенчә, фондта мондый темага китаплар күп түгел, шуңа күрә әлеге әдәбият юл йөрү кагыйдәләре буенча төрле чаралар һәм...
-
Роберт Гарипов: «70 процентка җиткерергә планлаштырабыз»
«Электрон хезмәтләр» атамасы безнең өчен күптән яңалык түгел: балалар бакчасына чиратка басу, торак-коммуналь хезмәтләр, газ белән тәэмин итү өчен түләү, язылышуга гариза бирү һ.б. Бүген моның өчен документ җыеп, чират тору кирәкми. Барысын да «Госуслуги.рт» сайты аша эшләп була. Түбән Кама муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Роберт Гарипов шәһәр җитәкчеләре...
-
Онытылмаслык булып узды
Синоптиклар фаразы тормышка ашты: 8 сентябрьдә яӊгыр яуды, вакыт-вакыт хәтта койды да. Шулай да, Шәһәр көне һәм «Түбән Кама Нефтехим» гавами акционерлык җәмгыятенең 50 еллык юбилее уӊаеннан, алдан планлаштырылган барлык чаралар узды. Табигатьнеӊ көйсезләнүенә карамастан, халык бәйрәм итте. Флешмоб, күп балалы гаиләләр, мотоцикллар… Бәйрәм иртәнге сәгать 10да зур парад белән...
-
Ярдәм сыйфатлы булырга тиеш
Шәһәр мэры Айдар Метшин Түбән Кама районы үзәк дәваханәсенең консультация-диагностика поликлиникасында киңәшмә уздырды. Исегезгә төшерәбез: анда, шулай ук 1нче поликлиникада, 2нче балалар поликлиникасында һәм яңа туган балаларның патология бүлегендә, республика программасы кысаларында, капиталь ремонт бара. Бу эшкә барлыгы 330 миллион сум бүлеп бирелгән. Билгеле булганча, олылар өчен медицина учреждениеләрендә төзү-монтаж...