12 май 2017 яңалыклары
-
Хатын-кызлар азына бара
Бу атнада ял көннәре җылы, матур булды. Апамның хәлен белеп кайтырга уйладым. Тукталышта автобус көтеп торам, миннән башка шунда тагын 5-6 кеше бар иде. Бераздан безнең янга бала ияртеп, яшь кенә бер гаилә килеп туктады. 3-4 яшьләр тирәсендәге малай уйнап йөргән җиреннән егылды да, кычкырып елый башлады. Шуны гына көткәндәй,...
-
Без тарихта эзле
Бер дә көтмәгәндә, зур илемдә Сабантуйлар гөрләгәндә, чыгарылыш кичәләре барганда, туйлар көткәндә, тургай моңлы гаҗәеп матур җәй иртәсендә, сугыш игълан итмичә, фашистлар Германиясе Ватаныбызга басып кергән. Канкойгыч изге Бөек Ватан сугышы башлана. Ул еллар истәлекләре күңелемә тирән уелган. Бу сугышта нәселем 22 кешесен югалткан. Сугыш - мәхшәр, кайгы, зур фаҗига,...
-
Батырларны данлап
4 майда «Батырлар юлларыннан» акциясе нигезендә, 50дән артык машина һәм мотоцикл Прости, Каенлы, Смыловка, Иске Чишмә, Кармалы, Елантау авыллары аша үткәннәр. Шушы урыннарда данлы якташларыбыз - Советлар Союзының 4 герое һәм Дан Орденнарының 2 тулы кавалеры дөньяга килгән. Проектта катнашучылар, авылларда туктап, һәйкәлләргә чәчәкләр салган. Беренче мәртәбә әлеге акция 2015...
-
Малайлар да, кызлар да көрәшә
«Шинник» спорт комплексында шөгыльләнүче яшьләр әле күптән түгел генә Аксубайга, 2000-2002 елгылар арасында билбау-лы көрәш буенча республика беренчелегенә барып кайтты. Көрәш келәмендә малайлар гына түгел, кызлар да көч сынашкан. Әйе, әле кайчан гына бары тик ир-егетләр спорты булып саналган көрәшне хәзер инде кызлар да үзләштереп килә. Безнең кызлардан берсе -...
-
«Привал»да ял иттеләр
Елдагыча, бәйрәм парадыннан соң, ветераннарны табынга чакырдылар. Солдатларның ял урыны - «привал» итеп ясалган мәйданчыкта алар өчен өстәл әзерләнгән иде. Биредә кунаклар солдат боткасыннан авыз итеп, тәм-томнар белән чәй эчтеләр. Сугыш вакытында, билгеле, мондый күңелле итеп вакыт үткәрү булмаган. «Привал», нигездә, техниканы тикшерү һәм җайга салу өчен кирәк булган. Ә...
-
Язлар алып килгән Бөек Җиңү
9 Май иртәдән үк җылы булды. Бетмәс кебек тоелган салкыннардан соң, көнне «сындырды». Кая, җир йөзендә нәрсәләр майтарып яталар икән, дигәндәй, ниһаять болытларны аралап кояш карады. Ә җир йөзендә... илебез халыклары, шау-гөр килеп, Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәргә әзерләнә. Сәгать иртәнге 9дан ук түбәнкамалылар - өлкәне дә, яше дә бәйрәмнең...
-
Бүләккә кемнәр ия булды?
Алдан вәгъдә ителгәнчә, 2 майдан 5енә кадәр редакциягә килеп, 2017 елның икенче яртысына «Туган як»ка язылучылар өчен конкурс тәртибендә өч бүләк: яхшы эскәтер, ванна бүлмәсендә юыну әйберләре өчен аскуйма һәм гравер ясау җыелмасы бирәбез дигән идек. Газетаның бу санында бүләккә ия булучыларның исемнәрен язабыз. Шулай итеп, С.Салеева - эскәтергә, Т.Тимофеева...
-
«Туган як»ка язылыгыз!
Әгәр тормыш мәшәкатьләре белән онытылып, әлегә газетага язылмаган булсагыз, исегезгә төшерәбез: Түбән Кама шәһәре һәм районының барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзендә «Туган як» газетасына язылу бара. Киләсе атнада ягъни 15-19 майда кадәр редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамындагы 64а йортта урнашкан НТР телерадиокомпаниясе бинасы. «Шәһәр паркы» тукталышы янындагы, Химиклар урамы...
-
Фонтаннар эшли башлар
«Гаилә» паркында фонтанны 13 майда эшләтеп җибәрәчәкләр. Аның эшләү вакыты дүшәмбедән алып җом-гага иртәнге сәгать 10нан кичке 9га кадәр. Ял һәм бәйрәм көннәрендә - сәгать 10нан кичке 10га кадәр. Г.Тукай исемендәге ял һәм уку паркында ул шәһәрдәшләрне 10.00-22.00 сәгатьләрдә куандырып торачак.
-
Безнекеләрне белегез!
Мәскәүнең Кызыл мәй-данында узган парадта Җиңү байрагын якташыбыз - 22 яшьлек Алексей Фокеев алып чыккан. Әлеге вазифага барлыгы 15 кеше дәгъва кылган. Алексей үзе әйтүенчә, бу аның хезмәт итү чорында иң катлаулы бәйгеләрнең берсе булган. Быел байрак чыгаручылар барысы да - контракт буенча хезмәт итүчеләр. Кызыл мәйданда Җиңү бәйрәме тантанасы...