11 октябрь 2017 яңалыклары
-
«Мунча ташы» көтә
21, 22, 23 октябрьдә 18.30 сәгатьтә Халык иҗаты йортында «Мунча ташы» эстрада театры үзенең «Чамаламадык» дигән өр-яңа тамашасын күрсәтә. Берничә сәгатькә генә булса да эш-мәшәкатьләрегезне онытып рәхәтләнеп көләсегез, матур җырлар тыңлап күңелле ял итәсегез килсә, «Мунча ташы» тамашасына билет эләктереп калырга тырышыгыз (Халык иҗаты йорты кассасында 14 сәгатьтән сатыла).
-
Халыклар дуслыгы
Йоласына туры китереп Түбән Кама чуашлары Г.Тукай исемендәге уку һәм ял паркында «Кер сăри» («Көзге куас») борынгы милли бәйрәмен уздырды. Бу чара йоласына туры китереп үткәрелде. Бәйрәм уңыш җыеп, ашлыкны суккач, кышка әзерләнгән вакытка туры килгән. Ирләр ашлыкны тегермәнгә илткәннәр. Хуҗабикәләр бодайны шыттырып киптергәннәр һәм сыра өчен чимал (солод) әзерләгәннәр....
-
Терсәкне тешләп булмас бит
Күп еллар элек, дөньяда «үле телләр» бар икәнлеген беренче тапкыр ишеткәч, тетрәнеп киткән идем. Ничек инде ул алай - тел үлә аламы? Күп гасырлар дәвамында кулланыштан чыккан телләрне шулай атыйлар икән. Мисал өчен, латин теле, язма рәвешендә ул табиблар арасында диагноз һәм дару рецептлары язу өчен кулланыла. Тиздән бу исемлеккә...