11 апрель 2017 яңалыклары
-
«НТР»да нинди үзгәрешләр көтелә?
Ниһаять көтеп алынган көн килеп җитте: иртәгә зур вакыйга - «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә керүче Түбән Кама «НТР» телеканалы респуб-лика күләмендә тәүлек әйләнәсе тапшырулар алып бара торган «Татар-стан-24» каналына күчәчәк. Әлбәттә, һәр яңалык күп кенә сораулар да тудыра. Бу уңайдан, «НТР»ның баш редакторы Наталья РЕДЖЕП-АЛИЕВАга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек һәм...
-
Чәчү техникасы – әзерлек сызыгында
Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, инвесторлар һәм муниципаль район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре катнашындагы комиссия район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп, бәя бирде. Аларны, нигездә, чәчү техникасының торышы, тракторларда эшләячәк механизаторлар саны, чәчү өчен орлыклар, ашламалар, ягулык белән тәэмин ителеш мәсьәләләре кызыксындырды. Быел барлык чәчүлек җирләренең 27...
-
Әзерлек башланды
Җиңү көненә айга якын вакыт калып бара. Түбән Камада 9 Майга әзерлек эшләре башланган. Җиңү монументы янында Түбән Кама районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айдар Фәретдинов катнашында киңәшмә узган. Бәйрәмне оештыру мәсьәләсе буенча шәһәрнең барлык структуралар җитәкчеләре фикер алышканнар. Түбән Камада елдагыча барлык чаралар уздырылачак: парад, җиңел атлетика эстафетасы, Үлемсез...
-
Яңалыклар
13 апрельдә (9.00 сәгатьтә башлана) «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Түбән Кама бүлегендә Россия монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстандагы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина түбәнкамалыларның сорауларына җавап бирә. Адрес: Студентлар урамы, 9. 8-800-700-23-24 номеры белән телефоннан шалтыратып, алдан язлып куярга.
-
Кабул итәләр
Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра. 13 апрельдә 10.00-12.00 сәгатьтә - юрист; 15.00-17.00 сәгатьтә - Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Түбән Кама муниципаль районы буенча идарәсе начальнигы Константин Слободюк; шулай ук, Россия федераль салым хезмәтенең ТР буенча...
-
«Права»гыз ун көндә әзер булачак
Күпфункцияле үзәктә Россия һәм Халыкара үрнәгендә машина йөртү таныклыгы бирелә башлаган. Әлеге хезмәттән таныклыкны югалтканда, вакыты тәмамланганда яки шәхси мәгълүмат алыштырганда, шулай ук, документны беренче мәртәбә алганда файдаланырга була. Моның өчен түбәндәге документлар кирәк: - гариза, - паспорт яки шәхесне билгеләүче башка документ, - транспорт белән идарә итүгә медицина тарафыннан...
-
Террорчылыкка юл куймыйк!
3 апрельдә Санкт-Петербург метросында шартлау нәтиҗәсендә 14 кеше һәлак булган, 50ләбе яраланган. «Восстание мәйданы»нда табылган шартлаткыч исә, бәхеткә, зарарсызландырылган. 6 апрельдә Ростов Дон шәһәрендә яктырткыч рәвешендә ясалган җайланма шартлап, бер ир-атныӊ кулындагы барлык бармаклары өзелеп чыга... Бу көннәрдә Түбән Камада террорчылыкка каршы комиссиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда террорчылыкка каршы көрәш...
-
Законнан узмыйча эшләргә
Түбән Камада күчемсез милекне сату белән законсыз шөгыльләнүче эшмәкәрлеккә каршы көрәшү максатыннан эшче төркем оештырылды. Бу уңайдан үткәрелгән киңәшмәдә Түбән Кама мунципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радмир Беляев, теркәү, кадастр һәм картография Федераль дәүләт хезмәтләренең җирле бүлеге начальнигы Наил Нуриев, эчке эшләр идарәсе, федераль салым хезмәтләре вәкилләре катнашты. Эшлекле...
-
Теркәлергә ашыгыгыз
«Со-единение» ярдәм фонды күрмәүчеләрне һәм ишетмәүчеләрне барлап, терки. Андый кешеләргә фонд проектларында катнашырга һәм ярдәм алырга мөмкин булачак. Сез үзегез яки якыннарыгыз, дусларыгыз, танышларыгыз арасында начар ишетүче һәм күрүчеләр, бөтенләй күрмәүче һәм ишетмәүчеләр булса, фондка мөрәҗәгать итегез була. Теркәлер өчен 8-800-333-5000 телефон номерына шалтыратыгыз яки слепоглухие.рф сайтында анкета тутырыгыз.