10 март 2017 яңалыклары
-
Алар андый хөрмәткә лаек
Халык иҗаты йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган зур бәйрәм чарасы узды. Әлеге тантанага шәһәребездә һәм районыбызда гомер итүче мактаулы һәм алдынгы хатын-кызлар чакырылган иде. Алар арасында, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы аналар һәм төрле иҗтимагый оешма вәкилләре аерым урын биләде. Халык иҗаты йортында гүзәл затларыбызны искиткеч матур манзара,...
-
«Балаларыма һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын иде, дип телим»
«Егерме биш еллап эшләү дәверендә, минем бер генә эш көнем дә башкаларына охшамады»... Үз һөнәренең иҗади, мавыктыргыч, кызыклы булуына Лариса Сереброва чын күңеленнән ышана. Язмам герое - язучы да, рәссам да һәм артист та түгел. Лариса Васильевна - «ТАНЕКО» акционерлык җәмгыятенең ЦЛК сыйфат күзәтчелеге лабораториясенең аналитик ысуллар белән сынау инженеры....
-
Үзебез сайлыйк
Бер ай элек Россия хөкүмәте тарафынан һәр моношәһәрдә үзәк урамны билгеләү буенча карар чыгарылган иде. Өлкән яшьтәгеләр дә, яшьләр дә кайсы урам, проспект яки аллеянең төп булуын үзләре хәл итәчәкләр. Моногорода.рф сайтына тәкъ-димне керткәч тә, урамның нинди итеп күрергә теләвегез турында мәгълүмат урнаштырыгыз. Сайттагы «Голосование» бүлегендә 15 мартка кадәр тавыш...
-
Зур чаралар планлаштырыла
Түбән Кама белгечләре Федераль Сабантуйны Астрахань шәһәрендә уздыру буенча оештыру комитеты утырышында булып кайтты. Быел бәйрәм Астрахань өлкәсендә 12 һәм 13 майда үткәреләчәк. Аны әзерләүгә зур өлешне елдагыча Түбән Кама кертәчәк. Быел Федераль Сабантуйны иртәрәк уздыру сәбәпләренең беренчесе, май ахырында Рамазан аена керү белән бәйле. Икенчедән, бу вакытта Астраханьның һава...
-
Билгеләнү
Узган атна башында Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителгән иде. Әлегә кадәр бу вазифаны башкарган Дмитрий Анатольевич Филиппов үз теләге белән эштән киткән. Конкурста катнашырга теләүеләр гаризаларын 20нче мартка кадәр тапшыра ала. 21-28 март көннәрендә сайлап алу эшләре төгәлләнгәч, шәһәр Советы утырышында әлеге вазифага кем эшкә алынуы...