9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Кокс яндыруын яндырырлар, әмма...
2010 елда "Нижнекамская ТЭЦ"ны үз карамагына алган "Татнефть" җитәкчелеге тарафыннан, табигый газ ягулыгы урынына кокс куллану аша безнең төбәк энергетикасында яңа проект тормышка ашырыла. Ә кокс үзе "ТАНЕКО"да нефть эшкәртү барышында акрынайтылган кокслау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кокс ягулыгы ТЭЦка озатыла һәм генератор пар казаннарында яндырылып, хасил булган пары турба агрегатларына...
-
Иң яхшы фермерларның берсе
Районыбызның Кызыл Чапчак авылы фермеры Өлфәт Таипов республика күләмендәге конкурста җиңүчеләр исемлегенә керде. "Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек" конкурсы, Татарстан икътисад министрлыгы тарафыннан, 2013 елдан бирле уздырыла. Еллык эш нәтиҗәләренә карап, икътисадның төрле тармакларында аеруча югары күрсәткечләргә ирешкән 100 эшмәкәрне сайлап алалар. "Алтын йөзлек - 2015" исемлегенә Татарстан районнарыннан җиде фермер...