9 октябрь 2018 яңалыклары
-
Рөстәм Миңнеханов авылны таяну ноктасы дип атады
"Авыл ул – республиканың нигезе. Без авыл кешеләренә таянабыз", - диде Татарстан Президенты.
-
Казанда Машина төзүчеләр көненә багышланган автойөреш старт алды
Автойөрештә Татарстанда җитештерелә һәм җыела торган автомобильләр һәм башка машиналар катнаша.
-
ТР Икътисад министрлыгы кече һәм урта бизнес өчен салым каникуллары кертергә тәкъдим итте
Министрлыкның кече һәм урта бизнес өлкәсендәге яңа предприятиеләр өчен салым каникуллары кертү турындагы тәкъдимен ТР Президенты да хуплады.
-
Татарстанда гриппны кисәтү буенча кайнар элемтә эшли
Республикада яшәүчеләр кайнар элемтә буенча грипптан прививка ясау урыннары, вакцинациягә әзерләнү ысулларын (һ.б.) белешә ала.
-
2018 елда Татарстанда 430 урынлы өч балалар бакчасы төзелгән
Балалар бакчалары Түбән Кама, Актаныш һәм Югары Ослан районнарында ачылган.
-
«Түбән Камага багышланган җырым»
Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музейда Түбән Каманың атаклы рәссамы Илдус Мортазинның шәхси күргәзмәсе ачылды. Экспозициядә останың 68 эше урын алган, шулар арасында киң җәмәгатьчелеккә таныш булмаганнары да бар.
-
90 яшьтән узганнар да катнашты
Түбән Каманың «Берегиня» өлкәннәр клубы «Көз бүләкләре» бәйгесе уздырды. Җиденче ел рәттән үткән әлеге чарага пенсионерлар бакчаларында үстергән уңышны алып килделәр: биредә экзотик яшелчәләр, гаҗәеп зур кабаклар, җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән әзерләнгән ризыклар бар иде.
-
Әзер булыгыз
11 октябрьдә Түбән Камада гражданлык оборонасы буенча укуларның төп этабы узачак. Кешеләр төрле афәтләргә, гадәттән тыш хәлләргә үзләренең әзерлек дәрәҗәләрен тикшерә алачак.
-
Камал театры иртәгә тифлокомментарийлы спектакль күрсәтә
Тифлокомментарийлы спектакль - ул визуаль образлар турында аңлатма бирү.
-
Яшьләрне артта калдырганнар
«КоVёR» яшьләр үзәгендә ике буын вәкилләре очрашты. Уенда шәһәрнең комсомол ветераннары һәм заман яшьләре катнашты. Чараны биология укытучысы Виктор Белоусов алып барды.
-
Барлыгы 15 мең агач утыртылган
Красный Ключ бистәсе һәм шәһәр арасындагы урманда агач утыртуда дистәләрчә түбәнкамалы катнашты.
-
Бушлай тикшергәннәр
«Авылга – яхшылык» Бөтенроссия акциясе кысаларында, Түбән Кама табиблары Зур Афанас авылына килеп киткәннәр.
-
Кабул итү
11 октябрьдә Татарстан баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә 15.00-17.00 сәгатьтә халык сорауларына социаль иминиятләштерү фонды начальнигы Наталья Тарасова җавап бирәчәк.
-
Сак булыгыз!
Сентябрьдә хастаханәгә урман бете тешләгән 87 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 21е – балалар.
-
Комсомолга багышлап
Instagram интернет челтәрендә ВЛКСМның 100 еллыгына багышланган бәйге игълан ителгән.