9 октябрь 2017 яңалыклары
-
«Мәчет» хоккей уйный
Түбән Кама районының һәвәскәр спортчылары арасында шайбалы хоккей буенча турнир башланды. Ярышта катнашучыларның барысы да, эштән буш вакытта, «Төнге хоккей лигасы»нда шөгыль-ләнәләр. Унсигез яшьтән узган йөз илледән артык ир-егеттән торган сигез команда катнашкан бу турнирда безнең «Мәчет» командасы да ярышты. Узган якшәмбедә «Нефтехимик» кече боз аренасындагы үзенең беренче уенында мөселманнарның...
-
Чистартыла һәм яӊартыла
Кама Аланындагы яр буенда балалар уен комплексы һәм физик күнегүләр өчен спорт җиһазлары урнаштырыла башлаган. Анда шулай ук волейбол уйнау урыны булдыру да каралган. Проект буенча яр буена ком китерелеп, аны махсус техника тыгызлаган. Буяу, брусчатка салу, эскәмияләр урнаштыру һ.б. эшләр дәвам итә. Яр буе тирәсе чүп-чардан чистартыла.
-
Уены-чыны бергә
Хоккей темасына Менә быел да хоккей сезоны башланды. Шәһәребез данын яклаучы «Нефтехимик» командасы аны яңа логотип белән каршылады. Мин үзем бу команданың җанатары түгел, ачуланмассыз инде, аларның ерткыч бүреләрен күрүгә җан өши. Нәрсә аңлата бу бүре башы? Без бүре башы турындагы Габдулла Тукай әкиятен тыңлап, мультигын карап үстек тә... тик...
-
Көзге яфрактан кул эшләре
Көз җитте. Агачлардан яфраклар коела. Моңсуланмыйк, әлеге яфраклардан бик күп кирәкле әйберләр ясап була. Мисал өчен, ваза. Моның өчен җилем һәм пумала, кабартылган шар, вазелин, кайчы, өрәңге яфраклары кирәк булыр. 1. Шарны үзеңә кирәк зурлыкта тутыр. 2. Аның өстен яхшылап вазелин белән сыла, моны соңыннан яфраклар шардан җиңелрәк аерылсын өчен...