9 июнь 2016 яңалыклары
-
Шатлыгыбыз зур
Күптән оешкан булса да, безнең «Мичуринец» бакчачылыгында электр уты көйләнмәгән иде. Шулай ук, 5-6 урамда 1995 елдан бирле су булмады. Ут белән су мәсьәләсендә кемнәргә генә мөрәҗәгать итмәдек, файдасы тимәде. Бары тик без, ветераннар, Илһам Булатовка зарыбызны җиткергәч кенә, барысы да эшләнде: шушы елның май аенда, бер атна эчендә, 1...
-
Һәр мизегеленең кадерен белик
Җир өстенә рамазан ае нурын салды. Һәр мөселман, рамазанга ирешә алуына сөенеп, аның һәр мизгелен Раббыбызның рәхмәтенә ирешердәй итеп үткәрергә әзерләнә: гамәлләрен барлый, уйларын сафландыра, кимчелек-хаталарын пакьли. Ураза тотуның төп мәгънәсе - хәләл нигъмәтләрдән тыелып тору. Тыелулар аз түгел. Көннең озынлыгына карамастан, ашаудан тыел, эссе көннәрдә бер тамчы су йотудан...
-
Яман шештән саклануның үз кагыйдәләре бар
Татарстанда һәр 43нче кеше рак белән чирли. Россия белән чагыштырганда, республикада бу төр чирлеләрнең күбрәк булуы бездә халыкның озын гомерлелегенә дә бәйле (Россиядә уртача гомер озынлыгы - 71,6, ә Татарстанда - 72,8 яшь). Ничек итеп яман шешкә юлыкмаска? Ничек итеп предприятиеләрдә һ.б. эшләүчеләрне әлеге авырудан саклап калырга, нинди юллар белән...
-
Америка ерак шул...
Равил Булатов җитәкчелегендәге спорт мәктәбендә ирекле көрәш белән шөгыльләнүче Илдус Гыйниятуллин Россия чемпионатыннан уңышка ирешеп кайтты. Якутия-Саха республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә үткәрелгән ул чемпионатта илнең төрле төбәкләреннән җыелган 300дән артык көрәшче көч сынашкан. Безнең Илдус 70 килограммга кадәрге авырлык үлчәвендә өченче призлы урынны яулаган. Шушы ярыштан соң, Гыйниятуллинны Россиянең ирекле...
-
Ат чабышы уздыру өчен, бер ат та җитә икән
Тоба авылында үз Сабантуйларын узган җомга кичендә үткәрделәр. Мәйдан тирәсенә җыелган халыкны котлау өчен, бирегә Каенлы авыл җирлеге башлыгы Фәнис Нәбиуллин һәм муниципаль район советына шушы авыл җирлегеннән сайланган депутат, шәһәр электр транспорты предприятиесе җитәкчесе Рафаил Хәбибуллин да килгән иде. Рафаил Исмәгыйль улы авылның бер төркем хөр-мәтле кешеләренә Дип-ломнар һәм...
-
Бакчага барып була
НПАТП җитәкчелеге хәбәр итүенчә, 11, 12 һәм 13 июнь көннәрендә бакчаларга барлык маршрут автобуслары йөриячәк. Бакчачылар өчен тагын бер яңалык: 10 июньнән башлап, 121а маршруты буенча (дүртенче массивка кадәр) автобус кабат йөри башлады. Билет бәясе - 35 сум.
-
Сатыла
Төрле яшьтәге бозаулар. Китереп бирәбез. Тел.: 8-919-686-88-04. (282).