Сәламәт булыгыз!
Грипптан сакланыйк
Түбән Камада гриппка каршы вакцинация башланды, аны барлыгы 80 меңгә якын кешегә ясарга ниятлиләр.
«Гриппол плюс» вакцины инде шәһәребездәге поликлиникаларга, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кайтартылган. Беренче чиратта, аны пенсионерларга, педагогларга, медицина хезмәткәрләренә һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләрнең барсына да ясыйлар. Бу, көннәр суытып җибәргәч, грипп эпидемиясе таралуга...