5 октябрь 2012 яңалыклары
-
Хокукларын бозганнар, имеш...
13 сентябрьдә Түбән Кама шәһәр судында балаларына татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укытуга катгый каршы торучы түбәнкамалы Виктория Можарованың эше каралачак. Мәгариф идарәсе шушы үзсүзле, кире хатынны хәзерге вакытта 35нче лицейда белем алучы 13 һәм 14 яшьлек малайларын уку йортының укыту планына (ул исә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының «Мәгариф...
-
Җылылык бәяләре «пешермәсен» өчен
Чәршәмбе көнне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Радик Вафин, төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү департаменты җитәкчесе Василий Филиппов журналистлар белән матбугат конференциясе уздырдылар. Анда социаль яклау идарәсе начальнигы Гөлсирин Ямалиева да катнашты һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр билгеләү хакында сөйләде. Аралаш субсидияләр бетерелүгә бәйле рәвештә, сентябрьдән йортларга җы-лылык бирү хезмәтләренә...
-
Бүләккә – автомобиль
Муниципаль районның ике авыл җирлеге республика күләмендәге конкурста җиңү яулады. Муниципаль берәмлекләр белән иң нәтиҗәле идарә итү буенча конкурста җиңүчеләр арасында бу юлы Түбән Уратма (башлыгы - Айрат Гарифуллин) һәм Макаровка (Татьяна Ладнушкина) авыл җирлекләре бар. Аларга «Fiat Аlbea» автомобильләре тапшырдылар.
-
«Хурлык аллеясе»нә эләгәсең килмәсә...
1 сентябрьдән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кабат артты. Кабат дигәннән, быел мондый түләүләрнең артуы ике этапта булды. Ике ай элек кенә - 1 июльдә шундый «шатлыклы хәбәр» белән бер мәртәбә «куандырганнар» иде инде. Әле ул гына аз булды, дигәндәй, менә тагын... Торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрнең артуы халык өчен тәмам баш авыртуына...
-
Бульвар яктырды
Мәктәп бульвары хәзер караңгы кичләрдә дә якты булачак. Энергетиклар аны электр яктырткычлары белән җиһазлады. 1 миллион сумга төшкән шушы эшне Шәһәр көненә уңышлы башкарып чыкканнары өчен, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры А.Метшин кичә «Татэлектромонтаж» идарәсе начальнигы М.Гатинга, электр челтәре предприятиесе директоры Е.Роговка һәм «Челтәр компаниясе» филиалы директоры В.Уржумцевка Рәхмәт хатлары...