5 апрель 2012 яңалыклары
-
Бюджет ничек үтәлгән?
10 апрельдә Советлар йортында (Төзүчеләр урамы, 12) муниципаль район һәм шәһәрнең 2011 елгы бюджетлары үтәлешен халык катнашында тыңлау үткәреләчәк. Катнашырга, шулай ук чыгыш ясарга теләгегез булса, 9 апрельгә кадәр Советлар йортының 204нче (район) һәм 202нче (шәһәр) кабинетларына барып, заявка бирә аласыз. Муниципаль район бюджетының үтәлеше - 15 сәгатьтә, ә шәһәрнеке...
-
Прокурор күргәзмәсе
Шәһәребездә тиздән Татарстан прокуроры Кафил Әмировның «Ак сагыш» фотокүргәзмәсен, Казанның филология һәм сәнгать институты студентлары эшләрен күрергә була. Түбән Камадагы балалар сәнгать мәктәбендә (Тынычлык урамы, 45нче йорт) 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк бу күргәзмәләрне ачу тантанасы 6 апрельдә көндезге сәгать 3тә булачак. Күргәзмәгә керү - бушлай, аны шимбә һәм якшәмбедән...
-
Күлдәвекләр, урамнар чисталыгы, өмәләр...
Үткән ял көннәрендә кар бик нык эри башлап, юлда урыны-урыны белән ерып чыккысыз күлдәвекләр хҮткән ял көннәрендә кар бик нык эри башлап, юлда урыны-урыны белән ерып чыккысыз күлдәвекләр хасил итте. Юл аша урамның икенче ягына чыга алмыйча, баштанаяк пычрак суга коендырып узучы машиналар агымына, аннан юлдагы кар суы күлләренә аптырап...
-
Ярый әле, каенана төптән уйлап эш итүче булган
Туй көннәре якынлаша. Ике як та туйга әзерләнә. Күңелле мәшәкатьләр. Ике авыл арасы - бер генә чак-рым. Егет белән кыз гына түгел, ә булачак кода-кодагыйлар да бер-берсен бик яхшы беләләр. Тик аяз көнне күк күкрәгәндәй, улы һич көтмәгәндә: «Мин Гүзәлгә өйләнмим», дип кырт кисә. Моны ишеткәч, Разия апаның исләре-акыллары киткәндәй...
-
Үкенерлек булмасын
«Утыз ел көтәргә дә риза» дигән язманы укыгач, кулыма каләм алып, әлеге хатка карата үз фикеремне язарга булдым. Ханым, язуың буенча син инде яшь кеше түгел. Акылыңа кил, сине шайтан бутаган. Үз гаиләң, балаларың, оныкларың була торып, гаилә белән яшәүнең ни икәнен дә белмәгән кеше белән язмышыңны бәйләү зур хата,...
-
Рәхәткә чыдый алмагач...
Газетада гаилә темасына язылган мәкаләләрдә шуңа игътибар иттем: ир язса, хатынын яманлый, хатын язса, ирен. Кыскасы, кем язса, кем сөйләсә, шул хаклы бу дөньяда. Дөрес, язу-сызу, гайбәт сату белән күбрәк хатыннар шөгыльләнә. Әнә, безнең подъездда яшәүче бер хатын, ире бәйрәмнән эчеп исереп кайткач, айлар буе шуны сөйләп йөрде. Белгәне, тыңлаган...