4 июль 2017 яңалыклары
-
Җырлап-биеп, уйнап-көлеп...
Түбән Кама Сабан туе елдагыча гөрләп узды. Болытлы көн һәм синоптиклар тарафыннан вәгъдә ителгән яңгыр кәефне боза алмады. Сәхнәләштерелгән тамашада 2500 кеше катнашты. Бәйрәмгә барлыгы 32 мең кеше килгән. Биредә элекке һәм заманча авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе оештырылды. Балалар спорт ярышларында катнашты: кемдер башы белән катыкка чумып акча эзләде, колгага...
-
Хәзер дә язылырга мөмкин
Хөрмәтле газета уку-чыларыбыз, 2017 елның икенче яртыеллыгына га-зетага язылу кампаниясе тәмамланды. «Туган як»ка тугрылыклы булып, бу яртыеллыкта да безнең белән калган газета укучыларыбызга бик зур рәхмәт. Ә инде язылу кампаниясе барышында теге яки бу сәбәп белән «Туган як»ка язылырга өлгермәгән кешеләр бар икән, аңа башка айларда да язылырга мөмкин. Әйтик,...
-
Яңалыклар
Яңа хезмәт күрсәтелә 3 июльдән шәһәребезнең күпфункцияле үзәгендә яңа төр хезмәт күрсәтүдән файдаланырга - иминият взнослары, сборлар,пенялар, штрафлар, процентлар, салым түләү бурычлары турында үз вакытында мәгълүмат алырга мөмкин. Хәзер һәр физик зат, Үзәккә мөрәҗәгать итеп һәм шәхес раслаучы документларын күрсәтеп, үзенең транспорт, җир, милек салымнары буенча әҗәтле булу-булмавын белә ала....
-
Ьәчеткә ярымай куелды
Түбән Кама районының Борок авылында яңа мәчеткә ярымай куелды. Аллаһы йорты 2014 елның язында хәйриячеләр хисабына төзелә башлаган иде. Аның гомуми мәйданы 250 квадрат метр чамасы. Беренче катта ирләр өчен, өстә - хатын-кызлар өчен намаз уку бүлмәләре урнашкан, цоколь катында - тәһарәтханә һәм авыз ачу бүлмәсе булачак. Сүз уңаеннан, төзелеш...
-
Яңа имам сайланды
Түбән Кама шәһәре һәм районының яңа мөхтәсибе исеме билгеле. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Түбән Камада булды. Җәмигъ мәчетендә мөфти һәм шәһәр мэры Айдар Метшин катнашында имамнар җыелышы үтте. Утырыш барышында Түбән Кама шәһәре һәм районы мөхтәсибе вазифаларын башкарган Йосыф Дәүләтшин үзенең 12 еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Мөфти Йосыф Дәүләтшинга...
-
Россиядә беренче!
Түбән Каманың «Шинник» спорт комплексында җиңел атлетика белән шөгыльләнүче Семен Манаков Россия беренчелегенә үт-кәрелгән ярышта 18 яшькә кадәр егетләр һәм кызлар арасында җиңү яулады. Илнең күп төбәкләреннән җыелган спортчы яшьләр үз осталыкларын Чиләбедә күрсәттеләр. Җиңел атлетиканың иң катлаулы төрләренең берсендә - каршылыклар аша 110 метрга йөгерүдә Татарстан вәкиленә тиңнәр табылмады....
-
Йөк машинасына бәрелгән...
2 июльдә сәгать иртәнге 2ләр тирәсендә Зәй шәһәреннән 9 километр ераклыкта юл-транспорт һәлакәте булган. Самара-Ижевск маршруты белән барган «Неоплан» автобусы «КамАЗ» белән бәрелешкән. Автобус юл кырына төшеп, яна башлаган. Коткаручылар берничә минуттан килеп җитеп янгынны тиз арада сүндергән, тик... Билгеле булганча - 14 кеше һәлак, шулар арасында - 2 бала....
-
Кайнар су булмаячак
Түбән Камада су һәм җылылык белән тәэмин итү челтәрендә төзекләндерү эшләре дәвам итү сәбәпле, 7 июльгә кадәр һәркөн 13.00 - 17.00 сәгатьләрдә кайнар су булмаячак. Химиклар ур. 94, 96, 100, 102, 104, 106, 108, 110, 112нче йортлар; Вахитов ур. 2, 4, 8/14, 12, 12а йортлар; Гагарин ур. 17, 20, 16,...
-
Элемтәче булган ул
Вакыт үзенекен итә, гомер уза. Шаулап-гөрләп тарихи вакыйгалар артта кала, томанга төренгән кебек, ераклаша бара. Әмма кан коюлар, үлемнәр, яраланулар, җәфа чигүләр, ачлык-ялангачлык, җирнең асты өскә әйләнгән чакларны онытырга мөмкинме соң? - Сугыш еллары, фронт юллары истәлекләре күңелдән мәңге җуелмас, - дип әйтә иде «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең Бөек Ватан сугышы...
-
Барыр юлларыгыз якты булсын
Мәктәп, мәктәп... һәр кеше өчен дә кадерле, изге булган сүзләрдер бу. Чөнки бу тормышта һәркем «мәктәп» дигән олы тормыш баскычын уза. Балалык, яшүсмер еллары, беренче тәҗрибә туплау да мәктәптә уку чорына туры килә. Ул елларны күңелле һәм нәтиҗәле итеп үткәргән кешеләр олы тормыш юлына аяк баскач та югалып калмый, үз...