3 май 2017 яңалыклары
-
Моңлы татар җырлары аша
Балаларны милли рухта тәрбияләү, аларга татар халкының гореф-гадәтләрен, көй-моңнарын, гомумән, яшәү рәвешен кече яшьтән үк сеңдерү буенча шәһәребездә һәм районыбызда бик күп чаралар уздырыла. Инде традициягә кереп киткән «Көйле, моңлы татар җыры» бәйгесе дә шундый ук әһәмияткә ия. Быел бәйге Түбән Камда тугызынчы мәртәбә уздырылды, аның йомгаклау концерты И.Х.Садыйков исемендәге...
-
Юллар, юллар...
Юлларны төзекләндерүнең беренче этабы башланды. Тынычлык һәм Химиклар урамнары буенча машина юлларындагы чокырларны ямап чыгачаклар. Аннан юл хезмәте эш-челәре йорт ишегалларындагы юлларга һәм тротуарларга күчәчәк. Биредә дә, нигездә, чокырларны ямаячаклар. Бу максатка җирле бюджеттан һәм Түбән Кама юл фондыннан 43 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшне «Алексеевскдорстрой» һәм «Татавтодор» компаниясе...
-
Йөгерделәр, сикерделәр, йөзделәр...
Түбән Камада мәктәп укучылары арасында «Президент ярышлары» бөтенроссия спорт чарасының республика этабы уздырылды. Анда Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм авылларыннан 12шәр команда катнашты. Балалар күп төрле спорт ярышларында, эстафеталы йөгерүдә, йөзүдә, туган якны өйрәнүгә багышланган иҗади һәм теоретик бәйгеләрдә катнаштылар. Нәтиҗәдә, шәһәр командалары арасындагы ярышларда Әгерҗе - беренче, Түбән Кама -...
-
«Язылучыга – телевизор» акциясе
Кадерле газетага язылучылар! «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте Сезнең өчен призлар уйнату акциясен кабат башлый! 2017 елның икенче яртысы өчен «ТАТМЕДИА» басмаларына язылучылар өчтән дә ким булмаган квитанцияләр күчермәсен җибәреп, һәркем әлеге акциядә катнаша ала. Кыйммәтле бүләкләр арасында телевизор һәм санлы фотоаппаратлар бар. Болардан тыш, сарык йоныннан эшләнгән одеял отарга мөмкин. Тагын...