3 март 2020 яңалыклары
-
Грипп юк
Бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә 8 кеше зыян күргән, инфаркт диагнозы – 18, инсульт 14 түбәнкамалыга куелган.
-
Акчасыз да, көчексез дә...
Алдаучыларның теге яки бу юл белән акча урлауларын көн саен диярлек хәбәр итәләр. Кармакка өлкән кешеләр генә эләксә бер хәл – алар сабый бала кебек, алдау берни тормый. Ләкин урта буын һәм яшьләр дә акчаларын бер белмәгән кешегә күчерергә әзер. Нәрсә бу – артык ышанумы, игътибарсызлыкмы, наданлыкмы?
-
ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «100 легендар бренд» өчен тавыш бирүнең икенче этабы уза
Татарстанлылар тавыш бирү ярдәмендә тагын 43 легендар брендны (һәр районга – берәр) билгеләячәк.
-
Хәтер аллеясы булдырыла
Яз җитүгә Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә ТАССРга 100 ел һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Хәтер аллеяларына агачлар утыртылачак.
-
Кайнар элемтә
Булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча Казанда 11 мартта 9.00-17.00 сәгатьтә «кайнар элемтә» эшләячәк.
-
Түбән Камада чокырларны салкын асфальт белән ямыйлар, ул бер айга җитә дип фаразлана
Кояшлы һәм җылы язгы көннәр үзе белән шатлык кына түгел, тишелгән автомобиль көпчәкләре рәвешендәге проблемалар да алып килә.