3 март 2017 яңалыклары
-
Тукай премиясенә тәкъдим ителгән
2017 елның 22 февралендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Президенты карамагындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссиянең беренче утырышы булды. Быел әлеге мәртәбәле премиягә тәкъдим ителгәннәр арасында шәһәрдәшебез Фирдәвис Гайнетҗан улы Ханов та бар. Бүләккә тәкъдим ителгән әсәрләрне һәм эшләрне карагач, комиссия 2017 елда Габдулла Тукай исемендәге...
-
Эше белән ихтирам казанды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең юбилеен билгеләп үтте. Аның Республика белән җитәкчелек итүе илдә икътисади һәм сәяси яктан катлаулы чорга туры килде. Дөрес, аңа кадәр дә кис-кен үзгәрешләр кичергән җәмгыять тотрыклану юлына кергән иде инде. Рөстәм Нургали улы - алдагы сынауларда чыныгу алган, Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән янәшә...
-
Полиция хәбәр итә
Урларга да өлгергән, туздырырга да Хатын-кызлар консульта-циясенә килгән 35 яшьлек йөкле хатынны талаганнар. Көпә-көндез сәгать бер белән ике арасында аның сумкасыннан 200 сумы, банк картасы һәм пенсия иминияте таныклыгы булган акча янчыгын урлаганнар. Каракны - 21 яшьлек хатын-кызны тиз арада кулга алганнар. Акча, таныклык һәм банк картасы хуҗасына тапшырылган. Тик...
-
НТРда зур үзгәреш көтелә
Бу язда республиканың иң эре медиа-холдингы «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенә керүче Түбән Кама «НТР» телеканалында үзгәрешләр булачак. Апрель аенда «НТР» республика күләменә чыга! Бу - Түбән Кама телевидениесе үсешендә яңа чор һәм «НТР» тарихында яңа этап, дигән сүз. Телевизор караучыларны нәрсәләр көтә соң? «НТР» компаниясе җитәкчеләре белән без шул хакта сөйләштек....
-
Полициядә эшләргә теләсәң
Түбән Каманың эчке эшләр идарәсе эшкә чакыра. Хезмәткәрләргә югары юридик белемне түләүсез алу мөмкинлеге бар. Торак сатып алу өчен бер мәртәбә бирелә торган социаль түләү дә каралган. Хезмәт хакы 35-40 мең сум тәшкил итәчәк. Мөрәҗәгать итү өчен адрес: Яшьлек урамы, 27; Россиянең Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Түбән Кама районы буенча...
-
Кабул итәләр
Түбән Камадагы җәмәгать кабул итү бүлмәсе халыкны төрле җитәкчеләр һәм белгечләр белән очраштыра: 6 мартта 15.00-17.00 сәгатьләрдә - юрист, 9 мартта 15.00-17.00 сәгатьләрдә - өлкән суд приставы Нияз Сәләхов. Адрес: Актүбә урамы, 6-111. 36-06-52 номеры белән шалтыратып, алдан язылырга кирәк.
-
Тырышсалар, булдыралар
«Юллардагы «колея» буенча йөрү мөмкин түгел», «подъезддан чыгып булмый - трактор карны өеп киткән», «машина юлын кардан көрәгәндә, җәяүлеләр сукмагын күмеп киткәннәр» - быел кыш шәһәрдәшләр тарафыннан зарлар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ялларда урамда җылыткач, яӊа проблема туды: кар җебеп, боткага әйләнде һәм кешеләр суга бата-бата йөрергә мәҗбүр булды....