3 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике хатын-кыз зыян күргән
Дүшәнбе көнне кич белән Түбән Каманың сәнәгать зонасында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Билгеле булганча, 33 яшьлек «Лада-219270» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм «Лада-219470» машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә 39 яшьлек һәм 64 яшьлек «Лада-219470» пассажирлары күкрәк читлеге җәрәхәте белән хастаханәгә озатылалар.
-
2017 нче елда Түбән Камада беренче бала булып, кыз туган
Түбән Кама районының рәсми сайты хәбәр әйтүенчә, 2017 нче елда беренче бала булып, кыз туа. Дөньяга бала курантлар сугуы белән барлыкка килде. Аның авырлыгы - 2870 грамм, буе - 48 см. Билгеле булганча, гаиләдә ул беренче бала. 2017 нче елның беренче көннәрендә Түбән Каманың бала тудыру йортында барлыгы 7 бала...
-
Татарстан газета-журналларга кышкы язылу кампаниясенең лидеры булды
"Россия почтасы" дәүләт оешмасы декабрьдә үткән Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. "Россия почтасы" 1-11 декабрьдә узган Бөтенроссия язылу декадасына нәтиҗәләр ясады. Ун көн эчендә 3 миллион данә газета һәм журналга язылганнар. Бу октябрь аенда үткән декада саннары белән чагыштырганда, 16 процентка, ягъни 400 меңгә күбрәк булган. Яздырып алынган газета-журналларның гомуми...