Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Җырладык, биедек, уйнадык...

Узган ялда түбәнкамалылар Халык иҗаты йорты каршында Май чабу (Масленица) бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Шәһәр халкын һәм кунакларны Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айзат Мәхмүтов котлады. 

Май чабу бәйрәме — борынгы заманнан бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән, христиан динендәгеләрнең көтеп алынган иң күңелле бәйрәмнәренең берсе. Аның үткәрелү вакыты православие календаре буенча «Бөек пост» белән дә бәйле. 

Шәһәребезнең Халык иҗаты йорты каршында алма төшәр урын да юк иде. Чара күңелле җырлар, биюләр, төрле уеннар белән үрелеп барды. Шунда ук балалар һәм өлкәннәр өчен сәүдә рәтләре гөрләде. Җыелган халык түгәрәктә җырлап әйләнде (хоровод), уйнады. Теләгәннәр бәйрәмнең төп атрибутларының берсе — мичтә пешкән коймак белән сыйландылар. 

Театральләштерелгән тамашада түбәнкамалыларны Май чабу (Масленица) бәйрәменең горефгадәтләре белән таныштырдылар. Биредә Түбән Каманың район мәдәният йортлары каршында эшләп килгән иҗат коллективлары чыгыш ясады. Һәм, әлбәттә инде, кышны озату, язны каршылау бәйрәменең иң күңелле, көтелгән мизгеле «Май чабу» карачкысын яндыру булды. 

Халык сынамышлары буенча, әгәр бәйрәмне күңелле итеп үткәрсәң, елы да уңышлы булачак, имеш. Анда җыелган халыкның күплеген исәпкә алып, быел күп кенә түбәнкамалылар өчен уңышлы булыр дигән өмет бар.
Фото e-nkama.ru сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев