Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Хатын-кыз — тормыш яме

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Ел хатынкызы. Ел ир-аты: хатынкыз карашы» республика конкурсының зона туры узды.

Әлеге конкурс республикабызда инде 20 елдан артык үткәрелеп килә. Төрле өлкәләрдә эшләп, зур уңышларга ирешкән, гаиләдә күркәм әни, иренә тугры хатын-кызларны шулай билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. 

Чараны ачуда Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин катнашты. "Тормышта һәркайсыбыз үрнәк алырдай кешеләр булырга тиеш. Безгә нәрсәгә омтылырга һәм нәрсәгә ирешергә икәнен белергә кирәк. Бу конкурс ярдәмендә үрнәк булырдай кешеләрне билгелибез. Иң яхшы хатын-кызны һәм иң яхшы ир-атны сайлау җиңел түгел һәм, чыннан да, бүген сәхнәдә басып торган һәр дәгъвачы — үрнәк булырдай. Тормышта яшьләр өчен мондый остазлар күбрәк булуын теләр идем, чөнки киләчәгебез аларга бәйле. Конкурсны оештыручыларга рәхмәт белдерәм, ә катнашучыларга зур уңышлар телим, — диде ул. 

Бәйгедә катнашкан 11 конкурсант чыгыш ясап, үзләренең осталыкларын, сәләтләрен күрсәттеләр. Җиңүчеләр тугыз номинациядә билгеләнде. «Хатын-кыз — лидер исеме — 44 нче «Мирас» балалар бакчасы мөдире Луиза Тихонова һәм 37 нче лицей директоры Динара Котляр да, «Хатын-кыз бизнес-леди» номинациясендә «Интеллект академиясе» социаль үзәге җитәкчесе Наталья Гатауллина һәм «Әле театр түгел» иҗат остаханәсе җитәкчесе Лидия Әхәтова, «Минем язмышым — минем һөнәрем» номинациясендә «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ СИБУР каучук һәм мономерлар лабораториясенең химик анализ өлкән лаборанты Нина Әхмәтҗанова, «Хатын-кыз — ана» категориясендә Югары Чаллы авылы мәдәният йорты директоры Диләрә Алимҗанова, «Хатын-кыз — мәдәният һәм рухилык» номинациясендә «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле педагог-хореографы Чулпан Габидуллина, «Хатын-кыз — ел үрнәге» категориясендә «Түбән Кама Нефтехим» ГАҖ социологик һәм психологик тикшеренүләр лабораториясенең әйдәп баручы социологы Роза Закирова җиңде. «Өченче буын героинясы» исеменә предприятиенең ветераннар советы әгъзасы Минзәгыйрә Аитова лаек булды. 

«Ир-ат-лидер» категориясендә җиңүче — медицина көллияте директоры Равил Гарипов. «Ир-ат — мәрхәмәтле йөрәк» номинациясендә «Ковер» яшьләр үзәге белгече Булат Әюповка тиңнәр булмады. Җиңүчеләр «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» дигән республика конкурсында катнашачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев