Владимир Путин Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен рәсми бәйрәм дип игълан итте
8 июль көнне Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтеләчәк.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тиешле указга кул куйган.
Документта әлеге бәйрәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, балаларга һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү максатлары белән билгеләп үтелә дип язылган. Әмма аның ял көне булачагы турында Указда әйтелмәгән, димәк, ул эш көне булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев