Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Укытучылар укытучысы

Яңа 38 нче лицейда Түбән Каманың Мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган укытучысы, легендар шәхес Нәкый Шәйхетдин улы Әхмәтшинны искә алу кичәсе булды. Әгәр исән булса аңа 95 яшь тулган булыр иде.

Чарага Н.Әхмәтшинның балалары, туганнары, якын дуслары, мәгариф хезмәткәрләре килгән иде. Түбән Кама мэры Рамил Муллин да хөрмәт сүзләре белән чыгыш ясады. «Бүген без Түбән Камада мәгариф системасы оештырылуның чишмә башында торган бөек шәхесләрнең берсен — Нәкый Шәйхетдин улын искә алабыз. Ул укытучы гына түгел, ул — легенда, безнең бүгенге көнебезгә юл ачучы. Шәһәрне төзүчеләр, сәнәгатьтә эшләүчеләр һәм бүгенге казанышларны булдыручылар — барысы да укытучыларның шәкертләре. Шулай булгач, шәһәребезнең киләчәге дә остазларыбызга карата мөнәсәбәтебезгә бәйле, — диде Рамил Муллин. 

Нәкый Әхмәтшинны коллегалары «Укытучылар укытучысы» дип атыйлар. Ул — шәһәребез мәгариф идарәсенең беренче башлыгы, күп кенә мактаулы мөгаллимнәрнең остазы булып торган. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шәһәребезнең иҗтимагый тормышында актив катнашты. 

Нәкый Шәйхетдин улы үзенең бөтен хезмәт юлын укытучылыкка багышлады. Белем бирү системасына мәктәпара укыту-җитештерү комбинатын кертү, Татарстанда беренчеләрдән булып укытуда кабинет системасына күчү — аның хезмәтләре нәтиҗәсе. Нәкъ менә Нәкый Әхмәтшин тырышлыгы белән үз вакытында Түбән Камада беренче һәм Россиядә дә бердәнбер халык мәгарифе музее оештырылды. 

«Нәкый Шәйхетдин улы өч урында — Яр Чаллыда, Түбән Кама районында, ә аннары Түбән Камада нульдән башлап халык мәгарифе бүлекләрен оештырган кеше. Һәм бу бурычны бик яхшы үтәде!» — диде Түбән Кама муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов. 

Шәһәр мәгариф бүлеге мөдире буларак, Нәкый Шәйхетдин улы укыту-тәрбия бирү процессын камилләштерүгә, хезмәт тәрбиясе бирүне яхшыртуга һәм укучыларга һөнәри юнәлеш бирүгә аеруча зур игътибар бирде. Балаларның җәйге ялын оештыру һәм аларны хезмәт чирегендә иҗтимагый файдалы хезмәткә күпләп җәлеп итү өчен тырышлык куйды. Шул исәптән, «Заря» хезмәт һәм ял лагеры да Нәкый Әхмәтшин тырышлыгы белән оешкан иде.

Нәкый Әхмәтшин әнә шундый хезмәтләре өчен «РСФСРның атказанган укытучысы», «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданы» исемнәренә һәм бик күп хөкүмәт бүләкләренә, шул исәптән федераль дәрәҗәдәгеләренә лаек булды. 

Хәтта лаеклы ялга чыккач та Нәкый Шәйхетдин улы шәһәрнең иҗтимагый тормышында актив катнашты. Сугыш һәм хезмәт ветераннарының шәһәр Советы Президиумы әгъзасы итеп сайланды. Халык мәгарифе хезмәткәрләренең тармак ветеран оешмасы да аның инициативасы буенча төзелде.

Кичәдә Нәкый Әхмәтшинның балалары да чыгыш ясап, әтиләре турында матур истәлекләрен яңарттылар: 

«Әти гаиләдә игелекле, ярдәмчел ир, әти, абый һәм бабай иде. Ул эшләребезне бәяли, казанышларыбызга чын күңелдән шатлана белде. Әти интеллектуаль һәм иҗади шәхес иде. Ул бик күп музыка коралларында — баянда, аккордеонда, фортепианода уйный белә иде. Безнең әти-әниләр бик кунакчыл булдылар, кешеләрнең безгә килүләрен яраттылар. Әти музыка уен коралында уйнаганда, кунаклар җырлады», — дип сөйләде кызы Энҗе Әхмәтшина. 

Бу кичәдә Нәкый Әхмәтшин турында бик күп җылы сүзләр һәм истәлекләр яңгырады. Түбән Каманың Мактаулы гражданинын искә алырга килгән һәркемне матур җырлар һәм биюләр белән сөендерделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X