Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Каманың «Сөембикә» балалар бакчасында «Мин — Тукай варисы» дип исемләнгән республика бәйгесе үткәрелде

Быел ул алтынчы мәртәбә оештырылды.

Шәһәребезнең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында «Мин — Тукай варисы» дип исемләнгән бәйге быел инде алтынчы мәртәбә республика күләмендә үткәрелде. 

Милләтебез даһие Габдулла Тукайның тууына да 138 ел вакыт узып китүенә карамастан, иҗаты бүгенге көндә дә актуаль, гаиләдә әдәпле-әхлаклы балалар тәрбияләү өчен зур чыганак булып тора. Сөекле шагыйребезнең әсәрләрен балалар кечкенәдән үк яратып, күңелләренә сеңдереп үсә, яттан сәнгатьле итеп сөйли. Бәлки менә нәкъ шуның өчен дә Тукай варисларын барлаган бәйгедән соң күңелне горурлык хисе биләп алгандыр. 

Бәйгегә Татарстанның төрле төбәкләреннән 71 видеоязма кабул ителгән, унысы финалга узган. Финал өлешендә Биектау, Мамадыш, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәре һәм районнарыннан балалар гаиләләре белән көч сынашты. Алар Тукайны төрле яклап ачып бирделәр. Әсәрләрен заманча сәхнәләштерү, үзләрен чын артисларча тәкъдим итү, татар телендә камил сөйләшү — әлбәттә, барысы да зур хезмәт таләп итә. Һәрбер бала туганнары (энесе, сеңлесе, апасы, абыйсы, әбисебабасы), әти-әниләре белән чыгыш ясадылар. Гаилә башлыклары катнашуы гомумән күркәм күренеш, шунысы куанычлы алар елдан ел күбәяләр, шуңа да Тукай варисларының чыгышларын бәяләү җиңелләрдән булмады...

Бәйгенең алыштыргысыз иганәчесе һәм оештыручысы — Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе, Милли шура әгъзасы, шәһәребезнең Мактаулы гражданы, Россиянең һәм Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре Рөстәм Ганиев. Ул шулай ук бәйгенең иң җаваплы һәм мактаулы жюри эшен җитәкли һәм балаларга берсеннән-берсе матур, истәлекле бүләкләр биреп үсендерә. 

Бәйгегә мактаулы кунаклар — Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетының милли мәсьәләләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе Радик Шәйдуллин; Г. Тукай исемендәге премия лауреаты, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины, Бөтендөнья татар конгрессы Түбән Кама бүлегенең башкарма директоры Фирдәвис Ханов чакырулы иде. 

Чыгышларга, елдагыча, шәһәребезнең иң зыялы, алдынгы, милли җанлы шәхесләребездән торган мәртәбәле жюри: мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкче урынбасары Гөлнара Вәҗиева; «Ак калфак» татар хатын-кызларының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина; аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов; 37 нче балалар китапханәсе мөдире Резидә Галиева; 1 нче балалар бакчасы мөдире Рузинә Харисова бәя бирде.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урынны — Кадыйр Нургалиев (Мамадыш, «Салават күпере» балалар бакчасы) белән Артем Борисов (шәһәребезнең 64 нче балалар бакчасы); 
2 урынны — Камилә Фатыйхова (Биектау районы, «Көнбагыш» балалар бакчасы) белән Әминә Гатауллина (Яр Чаллы, 128 нче балалар бакчасы);
3 урынны — Салават Ахбаев (шәһәребезнең 93 нче балалар бакчасы), Гөлназ Шәйхетдинова (шәһәребезнең 1 нче балалар бакчасы), Камилә Мәгъсумова (шәһәребезнең 49 нчы балалар бакчасы) яулады. 

Ә аерым номинацияләр буенча: «Иң зәвыклы Тукай варисы» — Ильяна Миңнегулова (шәһәребезнең 42 нче балалар бакчасы); «Иң сөйкемле Тукай варисы» — Айшә Гыйззәтуллина (шәһәребезнең 91 нче балалар бакчасы); «Иң зирәк Тукай варисы» — Дилә Гафиятуллина (Биектау районы, «Шаян» балалар бакчасы) җиңүче дип табылды.

Элек-электән, бәйгенең беренче елыннан ук, әти-әнисе белән катнашкан варислар хуплана, ул гаиләләргә кызыксындыру бүләге тапшырыла иде. Быел исә, Гаилә елы уңаеннан, Тукай варисларын тәрбияләү эшендә иҗади әзерләнгән, тулы гаилә белән катнашкан иң үрнәк, иң күркәм биш гаиләгә махсус кубоклар әзерләнгән. Мондый төр бүләккә Нургалиевлар, Фатыйховлар, Мәгъсумовлар, Миңнегуловлар, Борисовлар гаиләләре ия булды. Моннан тыш, 64 нче балалар бакчасы мөдире, Татарстанның атказанган укытучысы, язучы, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге каршында эшләп килүче «Татар гаиләсе» фонды җитәкчесе Нурзия Мирхазова гаиләләрнең тагы да бәхетле булуын теләп «Бәхет орлыгы» дигән китабын бүләк итте. 

Чыннан да, Тукай варислары булганда киләчәк буыныбыз ышанычлы. Бөек Тукаебыз шикелле, тарихыбызны белеп, туган телебезне яратып, халкыбызның лаеклы уллары, кызлары булуына һич шигебез юк. Без Тукайны өйрәнәбез, ул калдырган бәһасез мирасны түкми-чәчми киләчәккә алып барырбыз.

Резедә Галиева, «Мин — Тукай варисы» бәйгесенең жюри әгъзасы.
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев