Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Каманың «Берегиня» клубы җиденче тапкыр Сабантуй үткәрде

Бәйрәмгә килгән кешеләр уеннарда бик актив катнаштылар.

Әйләнә-тирәбездәге бар нәрсә дә: авыллар һәм шәһәрләр, әйберләр, киемнәр, табигать үзгәреп тора. Ә менә милли халык бәйрәмнәре, гасырлар буе яшәсәләр дә, үзгәрми. Чөнки ул бәйрәмнәр халкыбызның рухи бөтенлеген чагылдыра. Сабантуе — шундый бәйрәмнәрнең берсе. 

Хәзерге вакытта Сабантуе, милли кысаларда гына калмыйча, бөтен халык бәйрәменә әверелә бара. Берничә милләт вәкилләрен берләштергән безнең «Берегиня» клубы җиденче тапкыр шушы матур бәйрәмне оештырып, үткәреп киләбез. Соңгы дүрт елда «Мирас» район мәдәният йорты хезмәткәрләре, шулай ук, оештыруга зур өлеш керткән директор Роза Хәсәнова ярдәмендә зурлап билгеләп үтелде: бәйрәм җыр-биюләр, кызыклы уеннар белән алып барылды, катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кунаклар, гореф-гадәт буенча, чәкчәкләрдән дә авыз итте. 

Бәйрәмгә килгән кешеләр уеннарда бик актив катнаштылар. Клуб әгъзасы пенсионер Александр Карпов алып барган «Дартс» уенында гына да кырыктан артык катнашучы исәпкә алынды. 

Уеннарның кайберләренә бераз үзгәреш кертеп, эстафета формасында уздырдык. 18 төрдәге уенның барысы да бик кызыклы, күңелле үтте. Капчык киеп йөгерү, бау тартышу, күзләрне бәйләп чүлмәк вату, җепкә тезелгән бүләкләрне кисеп алу, көянтә-чиләк белән су ташу — иң яратып башкарылган уеннардан булды.

Бәйрәмебездә җыр-биюләр белән чыгыш ясаучылар да күп иде. Алып баручы Гөлнара Закирова аларны бик оста итеп, уеннар белән чиратлаштырып тәкъдим итте.

Концертта төп чыгыш ясаучылар «Талир тәңкә» төркеме булды. Әйтергә кирәк, алар әле уеннарда да бик актив катнаштылар. «Ләйсән» төркеме җырчылары Элиза һәм Ильгис Сафиуллиннар, Илсөяр Җаббарова бәйрәм тамашачыларын матур җырлары белән куандырдылар. «Шанс» иҗат төркеме җырчылары Гүзәл һәм Надежда дуэты чыгышын да көчле алкышларга күмделәр. Шулай ук аерым җырчылар, гармунчылар үзләренең матур һәм моңлы җырларын, көйләрен тамашачыларыбызга бүләк итте. Шуларның берсе — Мәйсәрә Нафигина «Чайка» гармунында татар халкының элекке җырларын башкарды, тамашачылар аңа кушылып, җырлашып утырдылар. 

Сабантуйда «Мирас» китапханәсе тарафыннан китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Ольга исемле катнашучыбыз «Суда рәсем ясау» дигән осталык дәресе күрсәтте. Аның янына кызыксынучылар бик күп җыелды. 

Шуны да язып үтәсем килә, әбиләре белән килгән оныклары да уеннарда катнашып, бүләкләр алды. Аларның шатлыклары йөзләренә чыккан иде. 

Спорт ярышларын, шаян уеннарны, җыр-биюләрне үз эченә алган ике сәгать ярымлык Сабантуе быел беренче мәртәбә Кызыл Чишмә урта мәктәбенең стадионында үтте. Бәйрәмебез һәркемнең күңелендә шатлык, дәрт тудырды, озак вакытларга онытылмаслык булып истә калды. Катнашучылар да, тамашачылар да бик канәгать иде.

Земфира Рәхимова, «Берегиня» пенсионерлар клубы җитәкчесе
Фотолар шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев