Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада Разил Вәлиевның юбилей кичәсе узачак

Татарстан халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Разил Вәлиев быел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Шагыйрьнең туган көне уңаеннан 22 октябрь көнне Халык иҗаты йортында «Еллар аша сөйләшү» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.

Чарада Татарстанның танылган язучылары һәм артистлары чыгыш ясаячак.

Алар арасында Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рәдиф Гатташ, Вахит Имамов, Газинур Морат, Алмаз Хәмзин, Факил Сафин һәм башкалар булыр дип көтелә.

 Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү бушлай.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X