Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада өлкәннәр көнендә пенсионерлар өчен дискотека оештырылды

Түбән Камада өлкәннәр көнендә пенсионерлар өчен дискотека оештырылды.

«Ковер» яшьләр үзәгендә гадәти булмаган дискотека узды. Бию мәйданына яшүсмерләр түгел, ә 60 яшьтән узган кешеләр генә килгән иде. Халыкара өлкәннәр көне алар өчен яшьлекне искә төшерү өчен менә дигән сәбәп булды. 

Бәйрәмчә киенгән, матур итеп бизәнгән бу кешеләрне «өлкәннәр» дип әйтергә тел әйләнми. Хәер, биючеләр үзләре дә горурланып: «Бу — икенче яшьлек», — диләр. Чыннан да, өлкәннәрнең нәкъ менә шушы чорын яшьлек һәм ваемсызлык чоры белән чагыштырып булыр иде. Алар үз бәйрәмнәрен чәй өстәлләре артында түгел, ә төрле төстәге утлар балкыган бию мәйданчыгында билгеләп үтәләр. 

«Монда искиткеч күңелле! Без күп вакытта үзәк китапханәгә йөрибез — анда тематик кичәләр уздыралар, шунда биеп тә алабыз. Аннары «Альфа» клубында һәм менә монда да күңелле. Болар без яратып йөри торган өч урын», — дип уртаклашты биючеләр арасыннан Тамара исемле бер ханым. 

«Бу чарага, гомумән, бишле куярлык! — дип әңгәмәгә кушылды Муллаян Кадыйров. — Кызганычка каршы, без монда бик сирәк — ике-өч атнага бер тапкыр гына киләбез. Ләкин бүген, Өлкәннәр көне, кем әйтмешли, «Икенче яшьлек көне» уңаеннан җыелу бик шәп булды». 

Биредә яңгыраган көй-моңнар барысы да өлкәннәргә яхшы таныш. Әмма күңел ачу программасында биюләр генә түгел иде. «Ковер» үзәге сәхнәсе өлкән буын белән бергә яшьләргә дә үз сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде.

Өлкәннәр көне уңаеннан Түбән Камада 200 дән артык чара узды. Әмма бу өлкән яшьтәге түбәнкамалыларның башка көннәрдә шөгыльләнер нәрсәләре юк дигән сүз түгел. Алар тегәләр, бәйлиләр, өстәл уеннары уйныйлар, җырлыйлар, бииләр һәм үзләренә бик күп башка яңа шөгыльләр табалар. «Иң мөһиме — күңелең карт булмасын», — диләр өлкәннәр.

«Миңа 83 яшь. Бу яшькә кадәр яшәвемнең сәбәбе күп елмаюда дип уйлыйм. Һәрчак елмаерга һәм, әлбәттә, кешеләрне яратырга кирәк», — ди Флюра Кармишина. 

«Иң мөһиме — даими рәвештә хәрәкәттә булу һәм сәламәтлекне саклау. Сәламәтлегең булса, бар да яхшы! Хәрәкәт — ул көч. Ә көч булганда, кеше һәрвакыт хәрәкәттә һәм ул сәламәт», — дип үз фикерен белдерде Фәрит Ергалиев.

Бу дискотека — үткән яшьлекне сагыну гына түгел. Бу — беренче чиратта, энергия. Биредә, бию мәйданында, иске дуслар очраша, яңалары табыла һәм, әлбәттә, яшьлек искә төшә. Беркайчан да онытылмый торган яшьлек хатирәсе!

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев