Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада өлкәннәр көнен ничек билгеләп үтәчәкләр?

Шәhәрдә, өлкәннәр көне уңаеннан, төрле мәдәни һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары оештырылачак.

Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айзат Мәхмүтов сөйләде.

29 һәм 30 сентябрьдә өлкәннәрнең ташламалы бәядән «Кама мунчалары» сәламәтләндерү комплексына, 30 сентябрьдә – чәчтарашханәләргә бару мөмкинлекләре булачак.

3 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Халык иҗаты йортында «Как молоды мы были» дип исемләнгән бәйрәм концерты узачак.

6 октябрьдә 15.00 сәгатьтә Шинниклар проспектының 51 йортында Көмеш яшьтәгеләр клубы ачыла.

7 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Илдус Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда  өлкән яшьтәгеләр өчен Өченче университетның чираттагы уку елы ачыла.

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр шәһәрнең халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов исемендәге музее һәм шәһәр музее күргәзмәләренә бушлай йөрү мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, «Безнең кино» һәм «Чакырырга рөхсәт ит» проектлары кысаларында, мәдәният учреждениеләрендә узачак кино карау, бию кичәләре дә планлаштырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X