Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада мобилизацияләнүчеләрнең балалары һәм уку отличниклары өчен район башлыгы чыршысы узды

Аларны сәхнәдән Түбән Кама мэры Рамил Муллин котлады.

Түбән Камада башлыкның Яңа ел алды чыршысы узды, анда яшь тамашачыларга Алисаның Могҗизалар илендәге маҗаралары турындагы спектакльнең премьерасын күрсәттеләр. Тамашада мобилизацияләнүчеләрнең балалары, үзенчәлекле сабыйлар һәм актив укучылар катнашты.

Спектакльне Яшь тамашачы театры актерлары куйды. Алисаның Яңа ел маҗаралары премьерасын беренче булып район башлыгы чыршысы кунаклары күрде. Аларны сәхнәдән Түбән Кама мэры Рамил Муллин котлады.

«Сезгә бары тик яхшы киләчәк телим. Тырышлыкларыгызны киметмичә, хыялыгызда булган уңышларга ирешүегезне телим», — дип теләде Түбән Кама мэры.

Чыршы бәйрәменә мобилизацияләнгән түбәнкамалыларның балалары, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, олимпиада призерлары, конкурс һәм төрле ярышларда җиңүчеләр чакырылган иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X