Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Камада 11 нче тапкыр «Йөрәктән йөрәккә» фестивале үткәрелде

Физик мөмкинлекләре чикле, әмма рухи яктан бай, сәләтле, олы йөрәкле түбәнкамалылар тамашачыларны вокал һәм бию номерлары, театраль чыгышлар, үзләре иҗат иткән сәнгать әсәрләре белән сөендерде.

Түбән Камада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган шәһәрдәшләребез арасында уздырылучы муниципаль фестивальнең гала-концерты узды. Ул анда катнашучыларның никадәр сәләтле һәм тырыш, максатчан булуларын тагы бер кат дәлилләп күрсәтте. 

«Йөрәктән йөрәккә» фестивале быел 11 нче тапкыр узды. Физик мөмкинлекләре чикле, әмма рухи яктан бай, сәләтле, олы йөрәкле түбәнкамалылар тамашачыларны вокал һәм бию номерлары, театраль чыгышлар, үзләре иҗат иткән сәнгать әсәрләре белән сөендерде. Барлыгы 80 нән артык иҗади номер күрсәтелде. Шулай ук катнашучылар үз куллары белән иҗат иткән 160 ка якын декоратив-кулланма сәнгать эшләрен тәкъдим иттеләр. 

Фестиваль түбәнкамалыларны берләштереп кенә калмый, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле якташларыбызның социаль яраклашуына зур ярдәм булып тора. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Марина Камелина гала-концертның аеруча җылы мохиттә узуын билгеләп үтте.

«Безнең артистлар бүген тамашачыларга бөтен күңелләрен биреп йөрәк җылысын бүләк итәләр. Фестиваль тагын бер тапкыр талантның чикләре булмавын раслый. Катнашучыларга, ата-аналарга һәм укытучыларга рухи көч, иҗат һәм ихласлык өчен олы рәхмәтемне белдерәм», — диде ул.

Халык иҗаты йортының фойесында фестивальдә катнашкан барлык кешеләрне бүләкләү тантанасы узды. Гала-концертта шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында даими кайгыртып, ярдәм итеп торучы изге йөрәкле шәһәрдәшләребезне дә билгеләп уздылар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев