Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Түбән Кама Эчке Эшләр идарәсе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Шәhәр мэры hәм район башлыгы Рамил Муллин Түбән Кама Эчке Эшләр идарәсе хезмәткәрләрен hәм ветераннарын hөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

Бу хакта шәһәр хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хөрмәтле эчке эшләр органы ветераннары һәм хезмәткәрләре!

Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Районыбызның икътисади һәм социаль тотрыклылыгы полиция хезмәткәрләренең үз вакытында һәм уңышлы эшләвенә бәйле. Бүген, сез тәҗрибәне һәм традицияләрне оста файдаланып, түбәнкамалылар һәм кунаклар тыныч кына эшләсен, ял итсен, шәхси һәм милек иминлегенә ышансын өчен күп көч куясыз. Халыкның хөрмәтенә һәм ышанычына лаеклы югары профессиональ сыйфатлар, әдәплелек, тугрылык авыр хезмәтне намус белән алып барырга булыша.

Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт әйтәсем килә: бүген сезнең батырлык һәм ныклык үрнәгендә хокук тәртибен саклаучыларның яңа буыны тәрбияләнә.

Бу бәйрәм көнендә сабырлык, кыюлык һәм уңышлар телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык һәм иминлек юлдаш булсын».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев