Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

«Шигырьләрне матур укыдылар»

Үзәк китапханәдә Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» муниципаль бәйгесенең финалы узды.

Быел конкурсның сайлап алу өлешендә 130 кеше осталыкта сынашты, шуларның 49ы финалга чыкты. Катнашучыларның иң кечкенәсенә — 3, иң өлкәне Бибинур Фәттаховага — 82 яшь. Бибинур апа жюри игътибарына Г.Тукайның «Җир йокысы» шигырен тәкъдим итте. Аның һәр сүзе күңелгә үтеп керә, ди өлкән яшьтәге түбәнкамалы. «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» бәйгесендә беренче тапкыр катнашуы икән аның. 

«Катнашучылар шигырьләрне татар һәм рус телләрендә бик матур итеп укыдылар. Бәйгедә балалар да, олылар да катнашты. Бу Габдулла Тукай шигырьләрен теләгән һәркем укый, ятлый, белә дигән сүз», — диде Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәнең халык белән эшләү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова

Җиңүчеләр алты номинация буенча билгеләнде. Матур гадәт буенча, бөек шагыйрьнең туган көнендә Тукай паркында узган Шигърият бәйрәмендә, тантаналы шартларда аларга бүләкләр тапшырылды. 


Автор фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев