Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Раштуа — православие динен тотучыларның зур бәйрәме

Әлеге бәйрәм табигатьнең Кояш торгынлыгыннан чыгып, елның җәйгә таба авыша башлаган көннәрендә билгеләп үтелә.

Христиан динендәгеләр 6 гыйнвардан 7 гыйнварга каршы төндә чиркәүләрдә иртәнгә кадәр келәү итеп, исәннәр һәм вафат булган туганнары, якыннары өчен шәмнәр яндыралар, гөнаһларын кичерүне сорыйлар. 

Бәйрәм уңаеннан шәһәр һәм район чиркәүләрендә төнге гыйбадәт кылулар, ә Халык иҗаты йортында «Раштуа йолдызы яктылыгы» дигән зур шәһәр чарасы узды. 

Түбән Каманың Благочинный протоиерее Александр Колчерин җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. «Игелекле эшләр эшлик һәм шул чакта безнең дөнья яхшы якка үзгәрәчәк. Аллага омтылыйк һәм Ходай һәрвакыт безнең белән булачак. Барыгызга да сәламәтлек телим. Бәйрәм белән!» — диде ул. 

Христианнарны шәһәр хакимиятеннән Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Александр Умников һәм Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина да бу көн белән котлады. 

«Бүген православие динен тотучылар өчен зур бәйрәм — Иисус Христосның туган көне. Залда бөтен кеше шатлана, бер-берсе белән күрешә. Шундый матур бәйрәм», — ди керәшеннәрнең этник-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Эльмира Ситдыйкова. 

Традициягә әверелгән Раштуа очрашулары түбәнкамалыларны инде 32нче тапкыр җыйды. Рәсми өлеш башланганчы фойеда кунаклар өчен чыршы янында әйлән-бәйлән, җырлар, биюләр һәм халык уеннары оештырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы белән балалар гына түгел, өлкәннәр дә рәхәтләнеп күңел ачты. Теләгәннәргә Раштуа ярминкәсеннән шәһәрдәшләребез ясаган уенчыклар, төрле бизәнү әйберләре, кием-салым, сувенирлар сатып алырга мөмкин иде.

Бәйрәм тамаша залында дәвам итте. Тантанага җыелган халык алдында танылган артистлар чыгыш ясады. Шәһәрнең иң яхшы иҗат коллективлары театральләштерелгән тамаша һәм «Раштуа йолдызы яктылыгы» концертын тәкъдим итте. 

Ике сәгатьтән артык дәвам иткән чара түбәнкамалыларга бәйрәм җылысы һәм яхшы кәеф бүләк итте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев