Яшьлек, дәрт, спорт һәм иҗат бәйрәме
Түбән Камада зурлап яшьләр көнен билгеләп үттеләр.
Массакүләм чаралар «Гаилә» паркында һәм «Манзара» сәүдә үзәге территориясендә узды.
Бәйрәм иртәнге сәгать унда ук башланып китте. «Гаилә» паркында җиңел атлетика буенча йөгереш үтте. Өч километрлы маршрутны 50 гә якын кеше узды. Амфитеатр артындагы мәйданчыкта бокс буенча титаннар көрәше узды. Анда Татарстан һәм Башкортстан республикаларыннан җыелган спортчылар үз көчләрен һәм осталыкларын күрсәтә алды.
Шулай ук бу көнне футбол буенча ярышлар оештырылды. Ә бәйрәм кунаклары үзләрен шашка буенча турнирда сынап карады. Анда төрле яшьтәге түбәнкамалылар катнашты.
Яшьләр көне төрле күргәзмәләргә, өстәл уеннарына, осталык дәресләренә дә бай иде. Иҗтимагый оешмалар, волонтерлар, экологик берләшмәләр, студотрядлар, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары да бәйрәмгә үз өлешләрен керттеләр. Берәүләр күргәзмә оештырса, икенчеләре проектлары белән таныштырдылар, түбәнкамалыларны шәһәр тормышында актив булырга чакырдылар.
Бәйрәмдә Косплей фестивале үтте, ул аеруча яшүсмерләр өчен кызыклы булды. Теләгән һәркем төрле костюмнар киеп, яраткан аниме геройларына әверелә алды. Шунда ук заманча биюләр һәм сәйлән белән чигү буенча осталык дәресләре дә оештырылды.
«Яшьләр көнен бер ел да калдырганым юк. Моңа кадәр ул Кызыл Чишмәдә оештырылып килә иде. Быел менә монда, «Гаилә» паркында һәм «Манзара» янында. Барысы да бик яхшы оештырылган, чаралар күптөрле. Рәхәтләнеп ял итәбез. Һәм, әлбәттә, артистлар чыгышын көтәбез», — ди бәйрәм кунагы Диана Ахунова.
Шәһәр предприятиеләре дә читтә калмады. Алар тарафыннан төрле осталык дәресләре, кызыклы тамашалар, интерактив зоналар оештырылды. Гастрофестиваль кысаларында исә килгән кунаклар төрле сыйлардан авыз итә алды. Ретро автомобильләр һәм заманча мотоцикллар күргәзмәсе дә бәйрәм кунакларының күңеленә хуш килде.
Хәзерге вакытта Түбән Кама районында яшәүче барлык халыкның 70 меңен 14 тән алып, 35 яшькә кадәрге яшьләр тәшкил итә. Бәйрәм уңаеннан, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Радмир Беляев яшь буынга үзенең котлауларын җиткерде.
«Бүген Түбән Камада яшьләр үсеше өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Сез — шәһәребез киләчәге. Яшьләргә никадәр күп ярдәм итсәк, игътибар бирсәк, районыбыз, республикабыз шул кадәр үсештә булачак. Кадерле яшьләр! Энергиягез өчен рәхмәт! Сез һәрвакыт хәрәкәттә. Һәм сезнең ярдәм белән без бүген шушы бәйрәмне матур итеп оештыра алдык», — диде ул.
Алдынгы актив яшьләрне тәбрикләү — бәйрәмнең матур гадәткә кергән мөһим өлеше. Бу елны ул район башлыгының исемле премиясен тапшыру белән аерылып торды. Аның белән 20 актив түбәнкамалы бүләкләнде. Бу — иҗтимагый эштә актив булган мәктәп укучылары, спортчылар, волонтерлар, студентлар һәм эшләүче яшьләр.
«Укуда да, җәмгыятьтә дә актив булырга тырышам. Безнең тырышлыкны шулай югары бәяләп, зур сәхнәләрдә котлаулары ул бик зур шатлык та, шулай ук үсеш өчен үзенә күрә бер стимул да», — ди музыка көллиятенең 2 нче курс студенты Арина Салдеева.
Бәйрәм чакырылган артистларның чыгышы белән тәмамланды. Татар җырчыларыннан Яшьләр көненә Илшат Сафин һәм Илдус Дәүләнов чакырулы иде. Алар тамашачыларны җанлы һәм дәртле җырлары белән сөендерделәр. Шулай итеп, бәйрәмдә олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп ял итә, күңел ача алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев