Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Һәркемгә җылылык өләшүче бәйрәм

«Гаилә» паркында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен зурлап билгеләп үттеләр.

Бәйрәм кунакларын осталык дәресләре, интерактив мәйданчыклар, иҗат коллективлары чыгышлары һәм берничә «сюрприз» көтте. 

«Түбән Кама — бәхетле гаиләләр шәһәре» фестивале мәхәббәттә романтик, дуслык, ата-ана яисә бала мөнәсәбәтләре чагылышларын очратырга мөмкин булуын тагын бер мәртәбә раслады. Бәйрәм кунакларының кайберләре аларның һәркайсын үзендә дә күрсә, икенчеләре исә яңа ачышларга әзерләнә генә. 

Әйтик, берничә гаилә пары күптән түгел өченче тапкыр әти-әни булган. Алар, күп балалы гаилә таныклыклары алу өчен, яңа туган сабыйлары белән бергә сәхнәгә күтәрелделәр. Сүз уңаеннан, бәйрәмнең иң кечкенә катнашучысына нибары 21 көн генә. Бүләк итеп ата-аналарга шулай ук автотирбәнгечләр һәм сабыйларга кирәк-яраклар җыелмасы тапшырылды. Мондый чаралар гаиләнең тормышыбызда никадәр мөһим булуы турында уйланырга мөмкинлек бирә.

«Гаилә — һәр кешенең тормышында иң мөһиме, чөнки бу ярдәм, мәхәббәт, балалар. Мин аны һәр кешедә булган һәм булырга тиешле иң мөһим нәрсәләр дип саныйм», — диде Сергей Безух. «Гаилә — өйдә тәмле ризык-лар, якыннарыңның яхшы мөнәсәбәте. Сине эштән сагынып көтеп алалар, син залга кереп, диванга ятасың һәм рәхәтләнеп ял итәсең», — ди Айгөл һәм Максим Младенцевлар. 

Бәйрәмдә шулай ук гаилә юбилярларын да хөрмәтләделәр, «Гаилә традицияләре» онлайн-бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр һәм «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырдылар. 

Ирле-хатынлы Зәйнуллиннарның мәхәббәте һәм тугрылыгы да медаль белән билгеләп үтелде. Фәридә белән Марат 33 ел бергә яшиләр икән. Шул вакыт эчендә алар гаиләсе 8 бала белән тулыланган. Зур гаилә — бәйрәм булсынмы, әллә бәрәңге алумы — бик еш бергә җыела. Иң мөһиме, бергә һәм кулга-кул тотынышып. 

«Гаилә ул күзләр һәм куллар кебек: күзләр еласа — куллар аны сөртә, күзләр кай тарафка караса — куллар шунда тартыла. Бер-береңне аңлау, хөрмәт итү, берәреңнең ачуы чыкса, икенчең дәшми калу, гаиләдә татулыкның сере шулдыр, мөгаен», — диде Фәридә Зәйнуллина. 

Медаль ияләре арасында Петр һәм Тамара Трошиннар да бар. Петр 1983 елдан бирле "Түбән Кама Нефтехим«да эшли. Әти-әниләре һәм хатынының абыйсы да шунда ук эшләгән, ә хәзер — уллары да. Тамара үзе лаеклы ялда. Гаилә әгъзалары буш вакытларында һәрчак бергә булырга тырыша. 

«Гаиләнең нигезе — ул мәхәббәт һәм барысын бергә эшләү. Балык тотабызмы, та-бигатькә чыгабызмы — эштән тыш вакытларда без һәркайда һәм һәрвакыт бергә», — дип уртаклаштылар ирле-хатынлы Трошиннар. 

Бәйрәм сәхнәдә генә булмады. Янәшәдә кыр чәчәкләреннән такыялар үрү буенча осталык дәресе узды, аланда балалар пленэры үткәрелде. Түбән Кама осталары кулдан эшләнгән әйберләрен тәкъдим итте, әдәби мәйданчык, фотозона һ.б. эшләде.

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев