Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

Чуваш мәдәнияте фестивалендә күргәзмә һәм фотозона оештырылды

Түбән Камада чуваш халкының мәдәнияте һәм көнкүреше фестивале узды. Чара көзге уңыш җыюга багышланган иде.

Бәйрәм Халык иҗаты йортында узды. Фестиваль кунаклары өчен көзге күргәзмә, чуваш аш-суы, кул эшләре һәм фотозона тәкъдим иттелде.

Чарада 43 нче чуваш гимназиясе-интернатының укучылары, шәһәрнең иҗат төркемнәре, шулай ук, Нурлат районыннан кунаклар катнашты. Фестивальдә җырлар, шигырьләр, биюләр һәм фольклор җырлары яңгырады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев