Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

«Без аларны истә тотарга тиеш»

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Түбән Кама мэры Рамил Муллин Ватанны саклаганда һәлак булган солдатларның аналары һәм хатыннары белән очрашты.

Әлеге җылы очрашу «Варис» ресторанында оештырылды. Бәйрәм кунаклары өчен концерт һәм төшке аш әзерләнгән иде. Хөрмәтле хатын-кызлар чәй өстәле артында таныша, аралаша алдылар һәм кичерешләре белән уртаклаштылар. 

Рамил Муллин аналарга һәм хатыннарга мөрәҗәгать итеп: «Ватанны саклаучы чын каһарманнар үстергәнегез өчен сезнең каршыда башымны иям. Улларыбыз, ирләребез, кызганычка каршы, хәзер инде безнең белән булмаган геройларыбыз өчен рәхмәт. Бүген, сезнең белән бергәләп, безгә бәйле булганның барысын да эшләргә тырышачакбыз. Сезгә сабырлык һәм сәламәтлек телим», — диде һәм аларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. 

Чарада шулай ук Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, Түбән Кама хәрби комиссары Газинур Ситдыйков һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары да катнашты. 

Газинур Ситдыйков, шулай ук, җәмгыятебезгә лаеклы балалар тәрбияләгәннәре өчен хатын-кызларга рәхмәтен белдерде: «Безнең геройларыбыз — сезнең улларыгыз, ирләрегез турында яшь буын белергә, алар турында сөйләргә, истә тотарга тиеш. Шундый уллар үстергән аналарга, батыр ирләрнең ышанычлы тылы булган өчен хатыннарга рәхмәт. Хәзер безгә бердәм булырга кирәк», — диде. 

«Бүген без сезнең белән бик күркәм бәйрәм — Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан очраштык. Сез аерым мактауга лаек, — дип мөрәҗәгать итте Марина Камелина. — Каһарманнарыбыз өчен рәхмәт. Тормыш моның белән генә тәмамланмый, алга таба яшәргә кирәк икәнлеген истә тотарга тиешбез. Сезгә тыныч күк йөзе телим. Без һәрвакыт сезнең янәшәдә булачакбыз!»

Фото e-nkama.ru. сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев