Батырлыкка мәдхия
Халык иҗаты йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тантаналы чара һәм бәйрәм концерты булды.
Фотода: Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Г.Ситдыйков МХО ветераннарына бүләкләр тапшыра / Фото ntr-24.ruсайтыннан
Шулай ук фойеда тематик күргәзмә оештырылды, анда махсус хәрби операция зонасында Ватанны саклап батырларча һәлак булган геройларның портретлары да урын алган иде.
Тантанада күпләргә лаеклы бүләкләр тапшырылды. Актив гражданлык позициясе, волонтерлык хәрәкәтендә катнашу һәм чараларны оештыруда ярдәм күрсәтү өчен «Боевое братство» үзиреклеләре һәм активистлары Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Быелгы елның үзенчәлеге шунда ки, ул бер үк вакытта Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән, бу исә әлеге чараның әһәмиятен тагын да көчәйтебрәк күрсәтте. Шәһәр мэры Радмир Беляев үз чыгышында халыкларның ил һәм гомуми җиңү өчен бердәмлеген ассызыклады.
Чарада катнашучылар арабыздан киткәннәрне бер минут тынлык белән искә алды. Батырларның әниләренә һәм якыннарына аерым рәхмәтләр белдерелде. Бүгенге көндә Ватанны саклаучы исемен горур йөрткән кешеләрне аягүрә басып сәламләделәр. Хәзерге вакытта фронтта булган хәрби хезмәткәрләрдән дә тәбрикләү сүзләре яңгырады.
Чарада ветераннар, хәрби хезмәткәрләр һәм аларның якыннары, беренче төзүчеләр, төрле еллардагы сугыш ветераннары, җәмәгать эшлеклеләре һәм шәһәрнең яшь буыны катнашты. Махсус хәрби операциядә булган 15 кешегә, батырлык һәм шәхси кыюлыклары өчен, тантаналы шартларда РФ Президенты һәм Россия Оборона министрлыгының лаеклы бүләкләрен тапшырдылар.
Патриотизм рухында сугарылган иҗат чыгышлары беркемне дә битараф калдырмагандыр. Безнең артистлар, Ватанны саклау өчен төрле елларда көрәшкән солдатларыбызның батырлыкларын җырлары аша тагын бер тапкыр искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев