Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйрәм кайтавазы

«Җанлы аралашу урыны»

Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә 50 еллык юбилеен бәйрәм итте. Ярты гасыр дәвамында бирегә кемнәр генә килмәгән дә, нинди китаплар гына укымагандыр?!

Яхшылап уйлап карасак, китапханә нәрсә ул? Берәүләр аны «Гыйлем эстәү урыны» дисәләр, икенчеләр исә, язучы-галимнәр белән очрашу, танышу үзәге, дияр. Ә кем өчендер ул — шәһәребезнең иң мөһим мәдәни үзәкләренең берсе. 

Нәкъ менә шушы китапханәдә татар мәдәниятенең алтын фонды тупланган, анда аларны укучыларга җиткерү белән шөгыльләнәләр. Бу китапханә төбәгебездә гомер кичерүче халыкларның тарихын, мәдәниятен, йола-бәйрәмнәрен кешеләргә танытып, халыклар арасындагы дуслыкны ныгыта. 

Һәр юбилей — ул артка борылып нәтиҗә ясау, истәлекләр белән уртаклашу, Китапханәнең чишмә башында торучыларны исемнәрен атап, рәхмәт сүзләре әйтү, арабыздан китүчеләрне яд итү һәм алардан үрнәк алып, алга карап эш йөртү. 

Бүгенге көндә безнең китапханә хезмәткәрләре оештырган китап күргәзмәләре, инсталляцияләр, фотозоналар шәһәркүләм зур чараларны бизи. Чараларга килгән тамашачылар алар белән бик теләп таныша, истәлеккә фотога төшә. Китапханәчеләр даны еракларга таралган «Җидегән чишмә» әдәби берләшмәсе кичәләренә тирән эчтәлекле сценарийлар язарга, алып барырга да өлгерәләр. 

Китапханәнең 50 еллык юбилеен бәйрәм иткән көнне татар милли төсмерләрен чагылдырган костюмнар кигән китапханә хезмәткәрләре һәр кунакны ягымлы елмаеп каршы алдылар. Килгән кунаклар, беренче чиратта, залларда урнаштырылган тарихи фотокүргәзмәләр белән танышып, бәйрәм буласы залга уздылар. Анда аларны үзенең үткәнен, бүгенгесен үз эченә алган, кызыклы мәгълүматлар тупланган, фотосурәтләр белән баетылган «Китапханә. Вакыйга. Шәхесләр» дип исемләнгән җыентык көтә иде. Әлеге җыентыктан алган мәгълүматларны тагын да тулыландырып, экран аша 1972 елдан бүгенге көнгә кадәр китапханә тарихын чагылдырган видеоролик карау башланды. 

Тантаналы бәйрәм чарасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин да катнашты. Ул китапханәчеләрне һәм кунакларны үзәк китапханәнең юбилее белән котлады, актив һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт белдерде: «Сезнең кебек кешеләр рухландырып тормаса, без бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз. Китаплар аша балаларыбыз тарихны белә. Эшегез алга таба да уңышлы дәвам итсен. Бу кешеләргә очрашу һәм аралашу урыны булсын. Без — укыган халык. Шулай булырга тиеш тә. Яшь буында да уку культурасын тәрбияләргә кирәк. Китапханәгә ешрак килсеннәр, күбрәк китаплар укысыннар», — дигән фикерен әйтеп, Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гөлназ Арслановага китаплар сатып алу өчен 250 мең сумлык сертификат тапшырды. 

16 ел гомерен үзәкләштерелгән китапханәләр системасын җитәкләүгә багышлаган Рузалия Гыйльманова, хатирәләрен яңартып, яңа гына төзелә башлаган шәһәрдә шундый зур мәйданны биләгән китапханә ачылган чакларны сагынып һәм горурланып искә алды. Шәһәрдәшләребездә китапларга ихтыяҗ зур булуын ассызыклады. 

Шәһәр һәм район китапханәләре үсешенә беркайчан да битараф булмаган Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов һәм якташыбыз — халык шагыйре Разил Вәлиев җибәргән видео-тәбрикләү һәркемнең күңеленә хуш килде. 

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев, Бөтендөнья Татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма комитеты директоры Фирдәвис Ханов һәм башка мөхтәрәм кунаклар юбилей белән котлап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм тантанасы «Илһам» татар эстрада ансамбле артистлары һәм шәһәребездә эшләп килүче үзешчән җырчыларның чыгышлары белән үрелеп барды... 

Китапханә ишекләре һәркем өчен һәрчак ачык. Аның ишегеннән атлап кергән китап сөючеләрне без даими укучыларыбыз һәм дусларыбыз итеп кабул итәбез. Китапханәбезгә ешрак килегез, монда яңа дуслар һәм фикердәшләр табыгыз, игелекле эшләр кылыгыз һәм, әлбәттә инде, китапларны күбрәк укыгыз!

Китапханәбез мәгърифәт, уку-укыту, мәдәният, мәгълүмат бирү юнәлешендә дә зур эшләр башкара: җанлы аралашу, әңгәмә кору урынына әйләнеп килә, иҗтимагый үзәк функциясен үти, яңа идеяләр, мөмкинлекләр эзләүне дәвам итә!

Габдулла Тукай исемендәге китапханә шәһәрдәшләребез арасында гына түгел, республикакүләм танылу да алды. Үзенең ярты гасырлык эшчәнлегендә мәгърифәт, нур чишмәсе булуын тагын бер кат раслады.
Әнфисә Фәйзетдинова, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев