Алар хөрмәткә лаек!
Махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның хатыннарын һәм әниләрен 8 Март белән котладылар.
Үзләренең ялгыз түгеллекләрен тойсыннар, аларны яратуларын һәм аларга ярдәм итәргә әзер булуларын күрсеннәр өчен аларга бәйрәм оештырылды.
Бәйрәмгә килгән барлык хатын-кызларны да язгы лалә чәчәкләре белән каршы алдылар. «Аларның елмаюлы йөзләрен күрү — безнең өчен иң мөһиме әнә шул, — ди оештыручылар. — Чөнки һәрберсенең йөрәгендә дәвалап булмый торган яра бар — кемдер улын, икенчеләре ирен, энесен югалаткан».
«Бик җылы каршыладылар, өстәл дә бик яхшы иде. Алла кушып, мондый чаралар соңгысы булмасын. Һәм инде, илебез иминлеге хакына арабыздан киткән балаларыбызның якты истәлеген онытмасыннар иде», — дип, уйлары белән уртаклашты Нина Исхакова.
Бәйрәмне «Ролис» автокомплексы «Татарстан Гуманитаркасы» төркеме белән берлектә оештырган. «Бүгенге бәйрәмдә шулай ук «Крылья ангелов» төркеме дә катнаша — бу безнең маскировка челтәрләре үрүче тынгысыз җанлы, тырыш «бал кортлары». Без аларны яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Менә аларга да бәйрәм оештырырга булдык», — дип сөйләде «Татарстан Гуманитаркасы» төркеме администраторы Сурен Авдоян.
«Крылья ангелов» төркемендә катнашучыларның берсе — Түбән Кама шагыйрәсе Нина Евстафьева. Аның шигырьләр җыентыкларын «Татарстан Гуманитаркасы» төркеме волонтерлары туплап җибәрә торган һәр посылкага салалар. «Мондый бәйрәмгә эләгүем өчен бик рәхмәтлемен. Монда хәрбиләр дә, һәлак булганнарның әти-әниләре, апалары, хатыннары да бар. Бик рәхәтләнеп аралаштык», — диде Нина Евстафьева.
Бәйрәмгә килгән хатын-кызларга карата җылы сүзләр күп яңгырады. Махсус хәрби операция ветераннарыннан һәм хәрби комиссардан алар аеруча тәэсирле яңгырады. «Бүген, бернигә дә карамастан, сезнең бәйрәм. Бүген мин сезгә сабырлык телим. Тирә-яктагыларның — «Сугышчан туганлык» төркеме, туганнарыгыз, якыннарыгызның игътибары сезнең күңелләрегезне җылытсын», — дигән теләкләрен җиткерде Түбән Кама шәһәре һәм районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков. Бу бәйрәмдә андый җылы теләкләр күп яңгырады. Ул гаилә бәйрәме кебек җылы һәм бик күңелле булды.
Анастасия Шакирова
Фотода: бәйрәм мизгеле
Рафаэль Рәкыйпов фотосы
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев