Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Бәйрәм кайтавазы

Җәйнең беренче бәйрәме

Балаларны яклау көне уңаеннан шәһәр һәм районда күптөрле чаралар оештырылды

Бу кечкенә түбәнкамалылар өчен генә түгел, ә бөтен гаилә әгъзалары өчен зур бәйрәм булды. Күңелле мизгелләрнең берничәсе турында язмабызда сөйләрбез.

Бәйрәм уңаеннан шәһәрнең барлык паркларында да диярлек төрледән-төрле чаралар узды. Тукай исемендәге ял һәм уку паркы да балаларның шат авазларына күмелде. Төрле хәрәкәтчән уеннар һәркемнең дә күңеленә хуш килде. «Тукай паркын бик яратабыз. Кызым Таңсылу һәм улым Мансур белән монда җәйге көннәрдә еш булабыз. Бүген менә үтеп барышлый уеннар уздырганнарын күреп, катнашырга булдык. Безгә бик ошады», — дип уртаклашты Ләйсән Зәйдуллина. 

Китапханә хезмәткәрләре биредә төрле яшьтәге балалар өчен мавыктыргыч, хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Катнашучылар үзләрен тапкырлыкта, җитезлектә, командалы уеннарда сынап карый алдылар. «Кечкенә балалар биергә, җырларга, сикерергә, йөгерергә ярата. Шуларны исәпкә алып оештырдык уеннарны. Яшүсмерләрне дә онытмадык. Бүген шулай ук безнең балалар китапханәләрендә һәм гаилә белән бергә уку китапханәләрендә осталык дәресләре, интеллектуаль уеннар, квест һәм викториналар уза», — ди үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры урынбасары Румия Сәхабова. 

«Гаилә» паркы шәһәрлеләрнең иң яраткан ял итү урыннары булып санала. Бәйрәм көнне дә биредә бик күп кеше җыелды. Монда күптөрле уен программалары, осталык дәресләре оештырылган иде. Кемдер китап өчен кызыклы кыстыргычлар ясады, кемдер үзен тизәйткечләр әйтүдә сынап карады, ә кемдер экологиягә бәйле сорауларга җавап эзләде. «Без көнкүреш калдыкларын аралау буенча төрле яшьтәге балалар өчен уеннар үткәрәбез. Көнкүрештә нинди калдыклар булганлыгын аңлатабыз. Пыяла, пластик, кәгазь һәм башка төр чүпне аерып җыюның тирә-якка әһәмияте, экологияне саклауның мөһимлеге турында сөйлибез», — ди балалар экология-биология үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Ольга Гришина.

«Уен-фест» республика проекты кысаларында парк амфитеатрында шәһәр артистлары халыкны концерт номерлары белән сөендерде. Тамашачылар арасында район башлыгы, Түбән Кама шәһәре мэры Радмир Беляев та бар иде. Ул шәһәрлеләргә үзенең котлау сүзләрен җиткерде. «Иң беренче, шушы сәхнәдә бу бәйрәм көнне чыгыш ясаган, безне куандырган балаларга рәхмәтемне ирештерәсем килә. Шунысын ассызыклап әйтергә кирәк, балаларга уку, спорт һәм иҗат белән шөгыльләнү өчен шәһәребездә барлык мөмкинлекләр дә бар. Ял итү өчен матур паркларыбыз эшләп тора. Бу юнәлештә инфраструктураны алда да үстерергә тырышачакбыз. Чөнки балаларыбыз моңа лаек. Сау-сәламәт булып, шатланып, бер гаилә кебек булып яшик алда да», — диде Радмир Беляев. Бүгенге вакытта махсус хәрби операциядә илебез тынычлыгы өчен көрәшкән солдатларны да искә алды район башлыгы. Алар тырышлыгы белән генә без шушы бәйрәмнәрне матур итеп үткәрә алабыз, дип, сугышчыларыбызга да рәхмәт сүзләре әйтте ул. 

Шулай ук бу көнне «Гаилә» паркында фонтан эшли башлады, бу балалар өчен аеруча зур шатлык булды. «Бәйрәмгә гаиләбез белән чыктык. Балаларны яклау көнен шулай бергә үткәрү безнең инде матур бер гадәткә керде. Барысын да шундый яхшы итеп оештырганнар. Гомумән алганда, паркларыбыз елдан ел матурлана, бик күп чаралар уза. Менә әле Кама буена да төшәргә ниятлибез», — дип сөйләде Виктория Шәрәфетдинова.

Красный Ключ бистәсендә бу көнне алма төшәрлек тә урын юк иде. Төп сәхнәдә «Созвездие-Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре һәм лауреатлары чыгыш ясады. Артистлар шәһәрлеләрне һәм кунакларны эчтәлекле бай иҗади программа белән сөендерде, халык һәр җырны, һәр биюне бик җылы кабул итеп алкышларга күмде. «Мин бүген тамашачыга «Уйна гармун» җырын бүләк итәм. Бу җыр белән мин фестивальнең зона этабында 1нче урынны яулаган идем. Бик күңелле җыр, халыкның кәефен күтәрергә, күңелләрен күтәрергә телим. Балаларны яклау көне — бик мөһим һәм кирәкле бәйрәм. Барысы да җырлап, биеп ял итсен», — дигән теләкләрен ирештерде җырчы егет Шамил Шәкүров. 

Шулай ук биредә халыкны җәлеп иткән тагын бер бүләк — «Очучы кешеләр» тамашасы иде. Флайборд шоу кысаларында чыгыш ясаучылар дельфиннар кебек су астыннан сикереп чыгып биеклеккә күтәрелделәр, һавада төрле хәрәкәтләр ясап, хәтта биеп тә тамашачы күңелен күрделәр. Халык алдында алар ике тапкыр чыгыш ясадылар. 

«Сабантуй» күңел ачу паркында исә бәйрәм чаралары кичке сәгать унга кадәр дәвам итте. Монда һава шарлары фестивале, иҗат коллективлары, байкерлар чыгышы, төрле уеннар, сабын куыклары тамашасы, рок-группа чыгышы, дискәтүк узды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев