28 апрель – Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне
Бүген Россиядә ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Түбән Кама ашыгыч ярдәм станциясендә 200 дән артык кеше эшли: фельдшерлар, диспетчерлар һәм машина йөртүчеләр. Алар һәрберсе кеше гомерен саклап калу өчен бөтен көчләрен биреп эшлиләр hәм һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер. Көн-төн алар кешеләр сәламәтлеге һәм гомере сагында тора, үз-үзләрен онытып, тәүлекләр буе вакытларын хезмәттә үткәрәләр.
Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре! Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев