Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Зооволонтер Түбән Кама халкын салкыннарда йортсыз хайваннарга ярдәм итәргә чакырды

Түбән Камада инде берничә көн көчле салкыннар тора, алардан кешеләр генә түгел, йортсыз хайваннар да интегә.

Түбән Кама зооволонтеры Лира Шәмсетдинова урамда яшәүче хуҗасыз мәчеләргә һәм этләргә салкынны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә алырлык ысуллар турында сөйләде.

«Әгәр кешеләр йортсыз хайваннарны подъездга кертсәләр, подвалның песиләр керә алырлык 2-3 тәрәзәсен ачсалар — бу зур ярдәм булыр иде. Аларның тиреләре бик юка, шуңа күрә алар бик тиз өшиләр», — ди Лира.

Моннан тыш, волонтер хайваннарга җылы ризык һәм коры азыкны ешрак чыгарырга киңәш итә.

«Әгәр кешеләр хайваннарга игелекле булсалар, без чиксез рәхмәтле булыр идек. Мондый салкыннарда кешеләргә генә түгел, хайваннарга да авыр икәнен аңлаучы игелекле шәһәрдәшләр булуына өметләнәм», — дип йомгаклады волонтер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев