«Здоровый Нижнекамск» проекты Бөтенроссия премиясе номинанты булды
Проект шәһәрнең спорт рухы символына әверелде.
Шәһәрлеләр арасында спортны популярлаштыруга юнәлдерелгән «Сәламәт Түбән Кама» («Здоровый Нижнекамск») проекты «Служение» Бөтенроссия премиясе номинанты булды.
2025 елның май-сентябрь айларында проект саф һавада бушлай тренировкаларда шөгыльләнгән 3,5 меңнән артык катнашучыны берләштерде.
Спорт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, дүрт шәһәр мәйданчыгында йога һәм зумбадан алып скандинавия йөрешенә һәм функциональ күнегүләргә кадәр дәресләр үткәрелде.
Тренировкаларга һәвәскәрләрдән алып тәҗрибәле спортчыларга кадәр барлык теләүчеләр дә кушыла алды, алар арасында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр дә бар иде. Сезон дәвамында 100 дән артык тренировка үткәрелде.
Проект шәһәрнең спорт рухы символына әверелде һәм 2030 елга халыкның 70 процентын спортка җәлеп итүне максат итеп куя.
Татарстан Республикасыннан «Служение» премиясенә 1,1 меңнән артык гариза бирелгән. Быел премиягә бөтен илдән рекордлы санда гаризалар килгән — 61 меңнән артык. «Служение» премиясе социаль-мәдәни үсеш һәм иҗтимагый файдалы эшчәнлек өлкәсендәге казанышлар өчен бирелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев