Затлылыкның үзе ул!
Сания Әхмәтҗанова гомеренең ике дистә елын балаларга белем бирүгә багышлый.
«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында уза торган очрашуларның чираттагысы шагыйрә, мөгаллим, Һ. Такташ, С. Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Сания Әхмәтҗанова иҗатын яратучыларны үзенә җыйды.
Ә аны яратмау мөмкин түгел! Шулкадәр нәзакәтлелек, зәвык һәм зыялылык бер кешедә ничек берләшә алды икән, дип сокланып куясың. Фирүзә төсле күлмәге күз явын алырлык. Башындагы калфак-таҗы ничек килешле үзенә — нәкъ ханбикә диярсең! Читек кигән аяклары атлап түгел, очып кына йөри сыман. Караган саен карыйсы килә! Шигырьләрен дә укып туймаслык шул аның! Әйе, затлылыгы әсәрләренә дә күчкән. Бәгыреннән өзелеп төшкән һәр юлы яктылык, җылылык бөркеп тора. Алар туң йөрәкләрне дә эретә, сүнә барган өмет учагын тергезеп җибәрерлек көчкә ия.
Сания апа безне үзенә гадилеге һәм эчкерсезлеге белән дә гашыйк итте. Ә гадилек һәм ихласлык — даһиларга гына хас сыйфат! Иҗатына багышланган китап күргәзмәсен күреп тә шакката кунагыбыз, проект кысаларында узган очрашулар турында тын да алмый тыңлый, сөйләгәннәрне телефонына яздырып бара. Китапханәче кызларыбызны күргәч тә соклануын яшерә алмады: «Түбән Каманың бөтен матур ханым-туташы монда эшлиме әллә?» — дигән сүзләре иңнәребезгә канат куйды.
Шагыйрә белән очрашуларның беренчесе «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә, «Китаплы балачак» проекты кысаларында үтте. Яраткан шагыйрә апалары белән күрешергә шәһәрнең Б. Урманче исемендәге 2нче гимназиясе укучылары килгән иде. Әлеге чара Казан кунагына аеруча да кадерле булды. Чөнки үзе дә егерме ел балалар укыткан ул. Сабый күңеле ихласлыкны яхшы тоя, диләр. Малайлар, кызлар Сания апаларын чара тәмамлангач та җибәрергә ашыкмады. Ә шагыйрә, әнкә коштай, һәркайсын кочагына алып, йөрәк җылысын биреп калырга ашыкты. Әлеге очрашу күңеленә шулкадәр тәэсир иткән ки, икенче көнне социаль челтәрендәге төркемендә аның кечкенә укучыларына багышланган шигыре дөнья күрде.
Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә узган кичәдә дә алма төшәрлек урын юк иде. Аны Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре оештырды һәм алып барды.
Әңгәмәдәшем белән бергәләп хәтер йомгагын сүтәбез. Ә бу йомгакның башы туган якка, балачакка барып тоташа. Әйе, татар халкына бихисап мәшһүр ул-кызлар бүләк иткән Арча төбәгеннән ул. Тик Арча ягында туып үсү — бәхет кенә түгел, зур вазифа да, дип саный Сания апа. Шушы исемгә тап төшермичә яшәргә, бу яктан чыккан шәхесләрнең лаеклы дәвамчысы булырга кирәк, ди.
Укытучылыкка өйрәнеп булмый, укытучы булып туалар, дигән сүзләр дә нәкъ менә Сания Әхмәтҗановага туры китереп әйтелгән диярсең. «Мин мөгаллим булып туганмындыр», — ди ул үзе дә. Бу һөнәргә мәхәббәте, мөгаен, әнисеннән канына сеңгәндер. Ул да бит балалар укытырга теләгән. Тик бу хыялына чынга ашарга гына насыйп булмаган. «Әнием ярты ел педагогия училищесында белем ала. Ләкин бераздан уку түләүлегә әйләнә. Итәк тулы бала белән тол калган әбиемнең кызын укытырга мөмкинлеге булмый», — дип искә алды шагыйрә.
Сания Әхмәтҗанова гомеренең ике дистә елын балаларга белем бирүгә багышлый. Аннан юллары аны «Мәгариф» журналына алып килә. «Татаринформ» мәгълүмат агентлыгында эшләгән вакытын да сагынып искә алды Казан кунагы.
Шигърият дигән олы юлга хәер-фатиханы аңа Марсель Галиев үзе биргән. Тик башта шагыйрәнең каләмен сынап карый әдип. Гәрәбә турында ике юлны дәвам итеп, шигырь язып килергә куша. Соңыннан шул исемдәге китабына кереш сүзне дә үзе яза. Менә шулай барлыкка килә «Гәрәбә» тәхәллүсе. «Әбиләребез, әниләребез гәрәбәдән ясалган бизәнү әйберләрен элек-электән яратып таккан. Татар хатынкызларының күңел сафлыгын, уйларының яктылыгын чагылдырган гәүһәрташ буыннанбуынга кадерле ядкарь итеп тапшырылган. Гади генә таш түгел, үз хикмәте, сере бар. Диңгез төбендә мең еллар буе көч җыеп ята-ята да көннәрдән бер көнне өскә күтәрелә. Мин үзем дә шигърияткә җитлегеп, 40 яшемдә генә килдем бит», — ди шагыйрә.
Туган төбәгенә багышланган «Арча йолдызлыгы» лиро-эпик триптихын язарга да нәкъ менә Марсель Галиев этәргеч биргән. «Син Арчадан бит — бөек шәхесләр тудырган яктан. «Арча» сүзе белән бәйле нинди тарихи ядкарьләр бар икән — эзләп кара әле», — ди аңа остазы. «Арча капкасы», «Арча поезды», «Арча сулары» поэмалары нәкъ менә шул эзләнүләрдән туа. Чарага килүчеләр әлеге әсәрләрдән өзекләрне Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре укуында тыңлады.
Сания Әхмәтҗанова дигәч, күпләр «Кура җиләк», «Пар алма», «Син сөюдән чибәр», «Дәшмә миңа, соң инде», «Син башканың бәхете», «Ялгыз әнкәй» һ.б. җырларны искә төшерер. Әйе, композитор Зөфәр Хәйретдинов белән иҗади дуслыктан туган бу җырларны тамашачы бүген дә яратып тыңлый, бер генә бәйрәм-мәҗлес тә алардан башка үтми дисәк, арттыру булмас. Шагыйрә шул җырларның кайберләренең язылу тарихын да сөйләде. Ә «Илһам» эстрада ансамбле җырчылары аларны тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп башкарды.
Очрашу әнә шулай җырмоң белән үрелеп барды. Китап сөючеләр шагыйрәнең үз укуында шигырьләр дә тыңлап хозурланды, һәр чыгышны көчле алкышларга күмде.
Түбән Кама шәһәре китапханәләр берләшмәсе директоры Гөлназ Арсланова Сания Әхмәтҗанованы чын татар хатынкызы, милләтебезнең асыл заты дип атады. «Шигырьләрегез туган телне яратырга өйрәтә. Сезнең кебек шәхесләр күбрәк булсын иде. Татар халкының горурлыгы сез», — диде ул. Бу сүзләргә җавап итеп, шагыйрә Түбән Кама китапханәчеләренә тирән эчтәлекле чара оештырулары өчен рәхмәтен белдерде. «Бүген минем тормышымда һәм иҗат биографиясендә иң бәхетле көннәремнең берсе. Сезнең яннан озакка җитәрлек көч, яшәү дәрте алып китәм», — диде Сания Әхмәтҗанова.
Лилия Бусыгина, Тимур Мозаффаров фотолары
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев