Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Җырлы, биюле, көрәшле... һәм яңгырлы Сабантуй

Әлеге Сабантуйны карарга 41 төбәктән кунаклар килгән.

Быел Түбән Новгород шәһәрендә Беренче Идел буе Сабантуе узды. Аны төп оештыручыларның һәм башлап йөрүчеләрнең берсе безнең район администрациясе булу күңелләргә горурлык өсти. Әлеге Сабантуйны карарга 41 төбәктән кунаклар килгән. 

Идел буе Сабантуен ачу тантанасында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин, Татарстан Республикасы премьерминистры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин һәм Түбән Новгород башлыгы Юрий Шалабаев катнашты. 

Безнең район Сабантуйларының төп үзенчәлеге һәм бизәге үрнәгендә бәйрәм театральләштерелгән кереш өлеш (пролог) белән башланып китте. Тамашада Түбән Кама һәм Түбән Новгород артистлары татар халкы традицияләренә кайту һәм милли үзенчәлегебезне, телебезне саклау турында сөйләделәр. 

Районыбыз авыл җирлекләре оештырган «Минем авылым» — «Авылкай» мәйданы игътибар үзәгендә булды дисәк тә һич ялгышмабыз. Безнең күбебез тамырлары белән авылга тоташкан, шуңа күрә авыл тормышын, аның мохитен чагылдырган мәйдан аеруча күңелгә якын. Кунаклар өчен милли татар ризыклары әзерләү, тал ботакларыннан кәрзин үрү, мунча себеркесе бәйләү буенча үткәрелгән осталык дәресләре бик күпләргә ошады һәм файдалы булды. 

Һөнәрчелек мәйданчыгында татар милли үрнәкләре белән чигелгән кулъяулыклар, баш киемнәрен һәм башка бик күп нәрсәләрне күрергә мөмкин булды. 

Татар халкы борынгыдан мәдәниятле, укымышлы халык булган. Шуны истә тотып, беренче Идел буе Сабантуена Түбән Кама үзәк китапханә системасы вәкилләре тарих һәм мәдәният белән таныштыручы китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте. 

Һәм, әлбәттә, Сабантуй бәйрәмендә буыннан-буынга күчеп килгән уеннар — көянтә-чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, йомырка куйган кашыкны кабып йөгерү, аркан тартышу, ат чабышы, татарча көрәш оештырылды. Хәтта коеп яуган яңгыр да җыелган халыкның бәйрәм кәефен төшерә а лма ды. Көр әшчеләр Идел буе Сабантуеның абсолют батыры исеме һәм төп бүләк — автомобиль өчен бил алыштылар. Бүләк һәм мактаулы исем ерак китмәде, Түбән Новгородның үзеннән Ханнан Камалетдинов төп батыр булып калды. 

Татар халкының йөзек кашы 
Милләтебез өчен булган тагын ике зур вакыйга турында да язып китми ярамас. Аларның берсе — Түбән Новгородта, татар өлкә педагогия техникумы бинасында, Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачу тантанасы булса, икенчесе шәһәрнең Ярминкә мәчетенә таш салу булды. Җырчы тумышы белән шул яклардан һәм бу уку йортында белем алган. ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповны, аның күңелләргә үтеп керерлек моңлы тавышын тыңламаган һәм сокланмаган кеше юктыр милләттәшләребез арасында. Тантанада җырчы репертуарыннан иң популяр җырларны башкардылар. 

Икенче зур вакыйга — Ярминкә мәчетенең беренче нигез ташын салу тантанасы. Бу мәчет 1822 елда төзелә башлап, биш елдан соң кунаклар өчен ачылган. Әмма совет чорында, тарих битләреннән күренгәнчә, күп кенә мәчетләр, шул исәптән Ярминкә мәчете дә җимерелә. Һәм менә шактый еллар узгач мәчетне янәдән торгызырга ниятлиләр. 

«Кызганычка каршы, совет чорында гаделсез җимерелгән иң зур мәчетләрнең берсе. Хәзер бу мәдәни мирас торгызылачак. Дүрт елдан соң, Ярминкә мәчете ачылуга 200 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр һәм без бу вакыйга Идел буендагы дин тотучыларны берләштерер һәм халкыбызны рухи яктан баетыр, дип өметләнәбез», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин нигез ташы ачу тантанасында.

Фотолар e-kama. ru сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев