Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

Хөрмәтле түбәнкамалылар һәм мөселманнар!

Сезне чын күңелдән изге Рамазан ае тәмамлану — Ураза бәйрәме белән котлыйбыз!

Ураза бәйрәме — һәр мөселман өчен төп дини бәйрәмнәрнең берсе. Ул — ата-бабаларның кыйммәтле рухи мирасының аерылгысыз өлеше. Бу изге көнне Иман һәм рухи яңарыш көче мәңгелек әхлакый кыйммәтләрне — игелек, гаделлек, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелекне искә төшереп тора.

Шулары куанычлы: күпмилләтле шәһәребез мөселманнары Түбән Кама муниципаль районының иҗтимагый һәм мәдәни-агарту тормышында актив катнаша, яшьләрне төрле милләт һәм дин вәкилләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт нигезендә тәрбияләүгә ярдәм итә, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм безнең территориядә татулыкны саклауга зур өлеш кертә. 

Ураза бәйрәме уңаеннан барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, барлык яхшы башлангычларда уңышлар телибез. Һәр йортта шатлык һәм җылылык, тынычлык һәм татулык булсын! 

Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы Советлары, Түбән Кама шәһәре һәм муниципаль районы башкарма комитетлары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев