Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Бу - әһәмиятле

«Хагги Вагги» уенчыгында фенол табылган

Роскачество аларны сату кагыйдәләрен катгыйландырырга тәкъдим итте.

Роскачество «Хагги Вагги» уенчыкларын тикшерде һәм аның нәтиҗәләре буенча аларны сату таләпләрен катгыйландырырга тәкъдим итте.

Төрле җитештерүчеләр чыгарган 18 «Хагги Вагги» уенчыгы тикшерелгән. Алар маркетплейсларда, онлайн-кибетләрдә, төрле төрдәге оффлайн-кибетләрдә сатып алынган.

Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларның 67%ы уенчыкларның куркынычсызлыгы турында Таможня берлегенең техник регламенты таләпләренә туры килү сертификатлары булмаган икән.

18 уенчыкның 16сында икенче класслы куркыныч матдә — фенол табылган, ул тире һәм сулыш органнары аша бик тиз үтеп керә. Мондый уенчык белән даими рәвештә уйнаган балада баш авырту, баш әйләнү, йокымсырап йөрү кебек билгеләр булырга мөмкин.

Сигез уенчыкта агулану индексы 150%ка кадәр җиткән. Мондый уенчыклар белән уйнаган балада агулану билгеләре, аллергия килеп чышарга мөмкин. 

Уенчыкларның өчтән ике өлешендә мәҗбүри мәгълүмат һәм маркировкалау язмалары булмаган.

Роскачество «Хагги Вагги» ны сату таләпләрен катгыйландырырга тәкъдим итә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев